Рөстәм Миңнеханов: “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге алдында амбициоз бурычлар тора”

01.10.2009

Казанның В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектрон системалар һәм мәгълүмати технологияләр буенча федераль фәнни-җитештерү үзәге” федераль дәүләт унитар предприятиесендә яңа җитәкче билгеләнде. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ җитәкчесе Николай Колесов предприятие коллективына яңа директорны – Владимир Конновны тәкъдим итте.
1995 елдан хәзерге вакытка кадәр “В.И.Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге” федераль дәүләт унитар предприятиесенең (ул 1997 елга кадәр Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институты дип аталган) төп фәнни-техник юнәлеше – рәсми сорау бирү һәм җавап алу радиолокацион системаларын, аерым алганда, танып белү системаларын булдыру. Совет заманында ул дәүләти танып белү системаларын төзүдә төп предприятие булып торган.
Хәзерге вакытта предприятие “Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ачык акционерлык җәмгыятенә керә, ә ул, үз чиратында, “Россия технологияләре” дәүләт корпорациясенең бер өлеше булып тора. Предприятиенең элекке җитәкчесе Валерий Иванцов (ул үзәккә 2004 елдан бирле җитәкчелек иткән) “Радиоэлектрон технологияләр”дә эшли башлаган. “Россия технологияләре” башлыгы Сергей Чемезов әмере нигезендә, яңа директор итеп Владимир Коннов билгеләнгән.
В.Коннов 1951 елда Гроднода туган, 1974 елда КАИ ны тәмамлаган. Соңгы 18 елда техник фәннәр кандидаты Владимир Коннов “Мифотекс” Казан фәнни-җитештерү предприятиесен җитәкләгән.
“Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге” федераль дәүләт унитар предприятиесе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итеп, Рөстәм Миңнеханов предприятиенең элекке җитәкчесе Валерий Иванцовка рәхмәт белдерде. “Ул предприятиегә авыр вакытта җитәкчелек итә башлады, ләкин без бергәләп үзәкне, потенциалны саклап кала алдык”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы. Премьер Валерий Иванцовка рәхмәт белдерү турында Министрлар Кабинеты әмерен укып чыкты.
“Радиоэлектрон технологияләр” концерны” ААҖ җитәкчесе Николай Колесов предприятие алдына куелган бурычлар турында әйтте. “Россия технологияләре” корпорациясендә, “Радиоэлектрон технологияләр” концернында дәүләти тикшерү белән шөгыльләнә торган 16 предприятие булдырылды, алар арасында институтлар гына түгел, серияле предприятиеләр дә бар. Дәүләти тикшерү буенча баш предприятие итеп “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге Федераль дәүләт унитар предприятиесе билгеләнде. Сезнең элекке җитәкчегез Валерий Алексеевич үзәк белән шактый уңышлы җитәкчелек итте, ләкин ул хәзер күтәрелде һәм безнең концернга күчеп, бер генә түгел, берьюлы 16 предприятие белән шөгыльләнергә ризалык белдерде”, - диде Н.Колесов.
Николай Колесов сүзләренә караганда, “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге алдында Татарстан алдында дәүләти танып белү системаларын уйлап табу һәм җитештерү өлкәсендәге элекке лидерлыгын яңадан кайтару бурычы тора. “2008 елның гыйнварында Россиядә дәүләти танып белү системаларын уйлап таба һәм җитештерә торган баш предприятие итеп, “Алмаз-Антей” билгеләнде. Ләкин ярты ел бергә эшләү дәверендә без Татарстан Республикасына бу тармактагы элекке лидерлыгын яңадан кайтара алдык. Хәзер юридик мәсьәләләрне чишәргә кирәк”, - диде Н.Колесов.
“Бүгенге көндә федераль максатчан программаларга бик күп акча бүлеп бирелә. Федераль максатчан программалар буенча дәүләти танып белүне үстерүгә 34 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу акчаны без әлеге юнәлешне хәзерге заман дәрәҗәсенә чыгарырлык итеп тотарга тиешбез. Казанда дәүләти танып белүне саклап калу өчен, бу юнәлештә ныклы сәясәт үткәрергә кирәк. Өстәвенә, серияле заводларның күбесе республикабызда урнашкан. Болар - Әлмәтнең “Радиоприбор”, Казанның “Радиоприбор”, “Казан электр техникасы заводы”. Хәзер безнең төп бурычыбыз – серияле предприятиеләрне эшләтә башлау”, - дип ассызыклап үтте Николай Колесов.
“Сезнең эшләнмәләрегезгә ихтыяҗ зур, алар гражданнар авиациясенә дә, Оборона министрлыгына да кирәк. Уңыш өчен бөтен алшартлар да бар, ләкин җиң сызганып эшләү сорала. Якын арада без сезнең үҗәтләнеп эшләвегезне һәм шул эшегезнең нәтиҗәләрен күрергә теләр идек”, - дип мөрәҗәгать итте Н.Колесов коллективка.
Рөстәм Миңнеханов “Радиоэлектроника” федераль фәнни-җитештерү үзәге федераль дәүләт унитар предприятиесенең яңа җитәкчесе кандидатурасы Татарстан җитәкчелеге белән килешеп тәкъдим ителгәнлеген ассызыклап үтте. “Шуңа күрә без предприятиегә элекке кебек үк ярдәм итәчәкбез, - дип вәгъдә бирде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Бу проект өчен мин һәм Николай Колесов җаваплы. Республика ярдәменнән тыш, институт федераль үзәктән дә ярдәм алыр дип ышанам”.
“Без амбициоз бурычлар куябыз, аларны чишәр өчен, барыбызга да бик яхшы эшләргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-Информ" мәгълүматлар агентлыгы