Татарстанда капремонт буенча барлык эшләр төгәлләнгән
01.10.2009
Татарстанда Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондының программасы буенча үткәрелә торган капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Бүген Министрлар Кабинетында Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә бу турыда республикабызның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Төзелеш министрлыгы башлыгының сүзләренә караганда, капремонт эшләре 44 муниципаль берәмлектәге 2403 йортта башкарылган, 9,7 миллиард сум күләмендәге акча тулысынча тотылып беткән. 1,5 млн квадрат метрдан артык түбә ремонтланган һәм алыштырылган, 4 мең километр озынлыкта йорт эчендәге инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, 2,7 млн квадрат метр фасад ремонтланган һәм җылытылган, 4040 исәпләү приборы урнаштырылган. Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 420 меңнән артык кеше яшәү шартларын яхшырткан.
Марат Хөснуллин әйткәнчә, якын арага куелган бурыч – капремонттан соң йортларны файдалануга кабул итү өчен кирәкле бөтен документларны рәсмиләштерү: дәүләт комиссиясе актларына кул кую, кабул итү турындагы гомуми җыелыш беркетмәләрен тутыру һәм хисап документларын әзерләү.
Фатирларга урнаштырылган исәпләү приборларының барысы да торак йортларны тапшырганчы коммерция учетына куелырга тиеш, шулай ук киләсе елда приборларны эксплуатацияләү һәм тикшерү мәсьәләләрен дә чишү сорала. Бүгенге көндә фатирларга урнаштырылган приборларның 57 проценты гына учетка куелган.
2009 ел программасын төгәлләү буенча барлык чараларны 15 нче октябрьгә кадәр тәмамларга кирәк. “Шуннан соң без документларны фондка тапшырырга тиешбез. Хәзер программаның үзгәртелгән вариантын яңадан әзерләргә кирәк. Барлык документларны җыеп бетергәннән соң, без программаны тагын Мәскәүдә яклаячакбыз”, - диде Марат Хөснуллин.
“Гомумән алганда, республика барлык бурычларны да үтәде. Кыска срокта без зур күләмдәге эшне башкарып чыга алдык”, - дип нәтиҗә ясады Марат Хөснуллин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы