Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскига эш визиты белән килде.
Петрозаводск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Карелия башлыгы Александр Худилайнен каршы алды.
Эш визиты кысаларында (2014 елның 15-16 февраль көннәре) Татарстан Президенты “Петрозаводск дәүләт университеты” ФДБУнең Югары биомедицина технологияләре институтында була, ИТ-парк эшчәнлеге белән таныша.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча протокол имзаланачак.
Рөстәм Миңнехановның Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу һәм башка чаралар планлаштырылган.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар “Калевала” ҖЧҖ агач эшкәртү компаниясенең юнәлдерелгән йомычка плиталары производствосына бардылар.