Рөстәм Миңнеханов конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

11.02.2015

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.

Комиссия әгъзалары шулай ук заманча икътисадый шарталарда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кебек мәсьәләләрне карадылар.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы вәкилләре кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.

Игорь Шувалов җыелганнарга эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар узганы турында хәбәр итте, анда хакимият тарафыннан ярдәм мәсьәләләре турында сүз барган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина