Татарстан делегациясе Сингапурдагы эшлекле форум кысаларында “Гигантның уянуы: үсешкә этәргеч бирә торган көч буларак Россия” дигән сессиядә катнашты

29.09.2009

Бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russian-Singapore Business Forum) эшендә катнашты.
Форум “Шангрила” кунакханәсендә узды. Оештыручыларның сүзләренә караганда, анда Россия бизнес-ширкәтләренең гадәттәгедән тыш күп вәкилләре җыелган.
Эшлекле форум эшенең икенче көнендә анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Сингапурның Халыкара сәүдәне үстерү комитеты вәкиле, Olam International ның идарә итүче һәм генераль директоры Санни әфәнде Варгез мөрәҗәгать итте. Ул, нигездә, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: дөньякүләм кризис йогынтысына карамастан, Сингапур һәм Россия икътисадның кайбер секторларында тыгыз бәйләнештә эшлиләр. Россия базарына Сингапур компанияләре дә чыккан, бу – илләребез арасында бизнес-трафик үсүен күрсәтә торган факт.
“Тройка Диалог” компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе (форумны оештыручыларның берсе) Рубен Варданян, үз чиратында, форумның эшкуарларга фикер алышу һәм аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Беренче форумны үткәргән көннән алып (2006 елда), аның шартлары шактый үзгәргән. Рубен Варданян фикеренчә, бүген башкаларны тыңлый белү һәм алардан өйрәнү, үз илеңнең үзенчәлекләрен саклап, башкалар тәҗрибәсен үзләштерү аеруча мөһим. Сингапур һәм аның икътисады – моның матур үрнәге.
Рубен Варданян форум Сингапур күршесендә урнашкан илләрнең игътибарын да үзенә җәлеп итәр дип ышана, чөнки Сингапурга быел Россия бизнес-ширкәтләренең гадәттәгедән тыш күп вәкилләре җыелган. Бу алар белән аралашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирә. “Бер-береңне танып белү мөмкинлеге – уңышлы бизнесның ачкычы”, - диде ул.
Форумда катнашучыларны һәм Сингапурның икътисади партнерларын Сингапурның өлкән министры Го Чок Тонг сәламләде. Ул агымдагы икътисади кризиста Сингапур тәҗрибәсе турында сөйләде.
“Гигантның уянуы: үсешкә этәргеч бирә торган көч буларак Россия” дигән төп доклад белән Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чыгыш ясады. Ул кунаклар һәм форумда катнашучыларга Россия Перзиденты Дмитрий Медведевтан сәламләү сүзләре җиткерде һәм 14 нче – 17 нче ноябрьдә аның Сингапурга киләчәген хәбәр итте.
Игорь Шувалов сүзләренә караганда, хәзерге форум Россия Президенты Дмитрий Медведевның Сингапурга килүенә әзерлек этабы булып тора.
“Бүген Россия һәм Сингапур авыр, ләкин кызыклы мизгелләр кичерә. Алдан тупланган резервлар илләребезгә, икътисадның киләчәге турында уйлап, бу вакытны үткәреп җибәрергә ярдәм итте”, - диде Игорь Шувалов.
Ул Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән инвестицияләр кертүгә әзер булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Россия Сингапур компанияләре белән бергә тормышка ашырылырга мөмкин булган проектлар исемлеген әзерләгән инде. “Без Россиягә караган предприятиеләр исемлеген әзерләдек һәм Сингапурга аларны хосусыйлаштыруда катнашырга тәкъдим итәбез. Шулай ук без кайбер шәхси предприятиеләргә чит ил инвестицияләрен кертергә дә әзер”, - дип билгеләп үтте Шувалов.
Россиянең беренче вице-премьеры бүген Сингапур хакимиятләренең илебез белән сәяси диалог урнаштыру турында сүз алып баруларын әйтте. “Без бизнесның бу диалогтан дивидендлар алуын телибез”, - диде Игорь Шувалов. Ул форумда ике ил өчен дә кызыклы һәм табышлы булырлык “реаль проектлар” турында фикер алышырга чакырды. “Россия бизнесына Азия базарына килергә мөмкинлек бирегез”, - диде Шувалов. Ул шулай ук Россиянең теләсә нинди проектлар өчен ачык булуын әйтте.
Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф үзенең чыгышында Россия икътисадының диверсификациягә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. “Моноикътисадтан китү өчен, бүген без институт һәм проектларны киң җәелдерергә тиешбез. Сингапур тәҗрибәсен карасак, кыска сроклы перспективада бу Россия өчен бик яхшы үрнәк: коррупцияне җиңү, инфраструктураны тиз арада үстерү һәм “үтә күренмәлелек”не тәэмин итү.
Россиягә инфраструктурага бик күп акча кертергә кирәк, ләкин хосусый-дәүләти партнерлык кына бу кертемнәрне нәтиҗәле итә ала”, - дип саный Герман Греф.
“Мәгариф системасын яңартуга килгәндә, монда да Сингапурдан өйрәнәсе нәрсәләр бар әле. Бүгенге көндә Сингапурга дөньяның алдынгы илләреннән белем алырга киләләр. Мәгариф өлкәсендә без үзара ярдәм итешеп эшләргә тиешбез”. – диде Герман Греф Россия-Сингапур эшлекле форумында.
Шуны искәртик: көннең икенче яртысында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Киләчәк хакына үзгәрешләр: яңа мөмкинлекләр” дигән панельле дискуссия кысаларында форумда чыгыш ясаячак. Дискуссиядә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин һәм Приморье крае губернаторы Сергей Дарькин катнашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте