Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Сингапур Татарстан өчен шактый кызыклы”
28.09.2009Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәт” проектын тормышка ашыруда шактый алга китте һәм, Сингапур белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылуын исәпкә алганда, без бу мәсьәләдә лидерлар рәтенә керә алачакбыз.
Бүген Сингапурда
Татарстан Республикасы һәм IDA International компаниясе (Сингапур) арасында үзара аңлашу турында төзелгән һәм имзаланган Меморандумга аңлатма биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай диде. Документ “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, халык өчен кирәкле булган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев та шундый бурыч (инфокоммуникацион технологияләрне, “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү) куя.
“Без бу мәсьәләдә шактый алга киттек, белгечләребез “Электрон Хөкүмәт” проектын тормышка ашыру белән актив шөгыльләнәләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Сингапур инфокоммуникацион технологияләрне үстерүдә Татарстан узарга тиешле юлны күптән узган инде. “Безгә бу юнәлештә әле күп эшләргә кирәк, шулай да инде элемтәләр урнаштырылды һәм без бу проектны тормышка ашыра алачагыбызны сизеп торабыз”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов Меморандумга кул кую тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның да булуын билгеләп үтте.
Татарстан Хөкүмәте һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турында төзелгән һәм бүген имзаланган
Килешүгә килгәндә, бу документ мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Рөстәм Миңнеханов Сингапурның дәүләт идарәсе өлкәсендәге тәҗрибәсе дөньяда иң алдынгыларның берсе булуын һәм Татарстан Республикасының, аны үзләштереп, үзенә кертергә җыенуын ассызыклап үтте.
“Минем фикеремчә, Сингапур Татарстан өчен шактый кызыклы. Без Сингапур Хөкүмәте министрлары белән инде күп тапкыр очраштык, алар республикабыз турында хәбәрдар. Боларның барысы да Сингапурда тормышка ашырылган күп кенә проектларны Татарстанда да гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов иртәгә Татарстан Республикасы делегациясенең бик күп эшлекле очрашулары һәм мәгариф өлкәсендә үзара ярдәм итешеп эшләү турындагы тагын бер килешүгә кул кую планлаштырылуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте