Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды
28.09.2009
Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы (Civil Service College Singapore) арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы вәкиле Лим Су Хун (Lim Soo Hoon) ханым имза куйды.
Кул кую тантанасы Сингапур Казначылыгы (Treasury Singapore) бинасында булды.
Тантанада Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Килешү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) эшендә катнашу өчен Сингапурга баруы кысаларында имзаланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте