Сингапурда Татарстан Республикасы һәм IDA International компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды
28.09.2009
Бүген, 28 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Сингапурга визиты барышында берничә очрашу үткәрде.
Шуны искәртик: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дүртенче Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) эшендә катнаша.
Иртән IDA International компаниясе (Сингапур) офисында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашында e-Government Singapore (Сингапурның Электрон Хөкүмәте) проекты тәкъдир ителде.
Тәкъдир итү барышында IDA International компаниясе җитәкчелеге e-Government проектын эшләү һәм аны Сингапур Хөкүмәте эшчәнлегенә кертү тәҗрибәсе, Сингапурның дәүләт хезмәтләрен үзгәртеп төзү (1980 елдан башлап) эшчәнлеге турында сөйләде.
IDA International вәкилләре сүзләренә караганда, Сингапурның Электрон Хөкүмәте инде 28 елдан артык мөмкин кадәр күбрәк гражданнарга электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бирү юнәлешендә эшли һәм бу өлкәдә зур үсеш ала бара (гражданнар фикеренчә дә, яңа бизнесны оештыру ягыннан караганда да). Сингапур дәүләт хезмәтләренең бер өлеше on-line режимга күчерелгән. Гражданнарның Сингапур Хөкүмәте белән бәйләнеш механизмнарын булдыру өчен, сервислар e-Citizen порталында урнаштырылган. Бөтен кешеләрнең дә дәүләт хезмәтләреннән тигез файдалануын булдыру өчен, Сингапурда гражданнарны электрон технологияләргә өйрәтү буенча 28 үзәк эшли.
Әйтик, инфокоммуникацион технологияләр (ИКТ) ярдәмендә Сингапурда шәхси бизнес ачарга, теге яки бу эшчәнлек төренә лицензия алырга, үз бизнесыңны халыкара дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин.
IDA International ның төп башкарма директоры Чин Сионг (Chin Siong) әфәнде хәбәр иткәнчә, компания Сингапурның дәүләт хезмәтләре эшендә ИКТ өлкәсендәге тәҗрибәсенә халыкара кызыксыну уяту максатын күздә тотып оештырылган.
Шуннан соң “Татарстан Республикасы һәм Сингапур: Электрон Хөкүмәт өлкәсендә хезмәттәшлек итү” дигән презентация булды, аның кысаларында 2010-2012 елларга “Россиянең электрон төбәге” проекты тәкъдим ителде (Татарстан Республикасы мисалында).
Тәкъдир итү барышында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Сингапурның күпме гражданы бүген Электрон Хөкүмәт мөмкинлекләре һәм хезмәтләреннән файдалануы, кайсы илләрнең Сингапурның дәүләт хезмәтләре эшендә ИКТ ны үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксынуы һ.б. турында сораулар бирде.
Очрашу Татарстан Республикасы һәм IDA International компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул кую белән тәмамланды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм IDA International компаниясенең төп башкарма директоры Чин Сионг (Chin Siong) әфәнде кул куйды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте