Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сингапурда

27.09.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Сингапурда Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russia Singapore Business Forum) эшендә катнаша.
Татарстан Республикасы делегациясенә шулай ук Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров һ.б. кергән.
Хәзерге Россия-Сингапур эшлекле форумы (2009 елның 27 нче – 29 нчы сентябре) – дүртенчесе. Аны оештыручылар – Сингапурның Халыкара сәүдәне үстерү комитеты, “Тройка Диалог” компанияләр төркеме һәм Россия Саклык банкы.
Аналитиклар бәяләвенчә, Россия-Сингапур эшлекле форумы – Азиядә мондый югары дәрәҗәдә үткәрелә торган бердәнбер чара. Ул Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм Азия илләренең эшлекле даирәләре вәкилләре өчен оештырыла. Анда элемтәләр урнаштырыла, Россия һәм Азия төбәгендәге яңа перспективалар һәм соңгы икътисади тенденцияләр турында фикер алышалар.
Форум беренче тапкыр 2006 елда үткәрелә. Ул алдынгы дәүләт эшлеклеләре һәм зур эшмәкәрләрнең очрашу урыны, фикерләр алмашу һәм яңа бизнес-мөмкинлекләр эзләү мәйданчыгы була.
Быел форумның төп темасы булып түбәндәгеләр торачак: бизнес-ширкәтләр алдына дөньякүләм икътисади кризис куйган актуаль бурычлар һәм яңа мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану өчен тиешле чаралар күрү. Моннан тыш, форумда бөтендөнья финанс системасының яңа архитектурасы, Россия һәм БДБ илләре базарларына чыгуның мөһим факторлары турында да сүз барачак.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Киләчәк хакына үзгәрешләр: яңа мөмкинлекләр”, “Россия һәм БДБ илләрендә бизнес алып бару сәнгате” сессияләрендә чыгыш ясаячак, панельле дискуссияләрдә катнашачак.
Сишәмбе, 29 нчы сентябрьдә, Татарстан Республикасы делегациясенең (Россия хөкүмәт делегациясе составында) Сингапурның министр-остазы Ли Куан Ю белән очрашуы планлаштырыла.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Сингапурда булу программасына Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сингапур ведомстволары арасында төзелгән кайбер килешүләргә кул кую тантанасында катнашу да кертелгән.
Бүген кичен, 27 нче сентябрьдә, Татарстан вәкилләре Россия-Сингапур эшлекле форумын ачу тантанасында катнашачак.
Форумны ачу тантанасы 19.00дә (Сингапур вакыты белән) Сингапур үзәгендәге Swisshotel вертолет мәйданчыгында булачак.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы делегациясенең Россия-Сингапур эшлекле форумнары эшендә инде берничә тапкыр катнашканы бар.

Тулырак мәгълүмат - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/2938.htm - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/15465.htm - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/15498.htm
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте