Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр базар бәяләреннән түбәнрәк”
26.09.2009
Бүген Казан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Аларның өчесендә – Мәскәү һәм Чехов базарлары территориясендә һәм Идел буе районында - иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булды.
Премьер-министр ярминкәләрдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм аның бәясе белән танышты, сатучы һәм сатып алучылар белән аралашты. Казанның Мәскәү районындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булганда, Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты. “Монда, нигездә, барысы да бар. Бүген мин карап чыккан өч базарны алсак, иң зур потенциал (машиналар саны буенча да, ассортимент буенча да) Мәскәү районындагы базарда тәкъдим ителгән, өстәвенә, базарның мөмкинлекләре дә шактый зур”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәйданның кечкенә булуына карамастан, Чехов базарында ярминкә бик яхшы оештырылган. Анда “Вамин” һәм “Татмелиорация” ачык акционерлык җәмгыятьләре үз продукциясен тәкъдим иткән.
“Идел буе районындагы базарда урын җитмәү аркасында проблема килеп чыкты. Бөтен продукция тәкъдим ителгән булса да, мөмкинлекләр чикле булганга, ассортимент азрак”, - дип билгеләп үтте Премьер. “Авыл кешеләре шәһәрдә яшәүчеләрне кирәкле продукция – сыйфатлы бәрәңге, яшелчәләр, сөт продукциясе, ягъни кирәкле бөтен нәрсә белән оешкан төстә тәэмин итә алсын өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйларга кирәк”, - дип аңлатып үтте ул. Бүгенге ярминкәләрдә бу продукциянең бөтен төре дә бар.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшен яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәклеге турындагы фикере белән дә уртаклашты. “Авыл халкы дәгъва белдерә, чөнки аның үз продукциясен сату мөмкинлеге юк. Без хәзер шәһәр администрациясе белән килешеп, аларга продукциясен сату өчен махсус мәйданчыклар бүлеп бирәчәкбез”, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы. Ул бүген, гомумән алганда, шәһәр хакимиятләре һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы продукциясе министрлыгы ярдәме белән барысы да яхшы оештырылуын билгеләп үтте.
“Киләсе ярминкәләргә дә ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм, чөнки кешеләр, кагыйдә буларак, продукцияне азрак салкынайтуга ук хәзерләп куялар. Авыл кешеләренә продукцияне сатарга кирәк, ә шәһәрдә яшәүчеләр аны арзан бәягә сатып алырга телиләр”, - дип ассызыклап үтте Р.Миңнеханов.
Бәяләр сәясәте турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры аның халыкның мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнүен әйтте. “Бәяләр базар бәяләреннән түбән. Мәсәлән, шикәр комын алсак, монда ул кибеттәгегә караганда 9-10 сумга арзанрак. Минем уйлавымча, бу начар түгел. Бәрәңге 6 сум тора – бу һәркем алырлык бәя. Бәяләр сәясәте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән һәм ул, нигездә, сакланган”, - диде ул.
Бүген ярминкәләргә килүчеләрне күп төрдәге яшелчәләр, ит, сөт, икмәк-булка һәм кондитер продукциясе, шулай ук тегү әйберләре һәм һөнәрчелек продукциясе көтә. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим ителгән. Монда ук алар өстәлләр артына утырып ял итә һәм шашлык, камыр ризыклары, баллы ашамлыклар сатып ала алалар. Ярминкәләр үткәрү вакытында шәһәр базарларындагы сәүдә урыннары Татарстан авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр өчен түләүсез бирелгән.
Шуны искәртик: Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Караваево” сәүдә комплексы (Дементьев ур., 72) территориясендә оештырылган. Вахитов районында авыл хуҗалыгы продукциясе, традиция буенча, Чехов базары (Чехов ур., 2) территориясендә сатыла. Киров районында ярминкә К.Цеткин урамы, 8 нче йорт янындагы мәйданчыкта һәм “Ягодная слобода” базары (Кызыл Кокшай ур, 150/2) янында үткәрелә. Мәскәү базары территориясендә дә кызу сәүдә бара.
Яңа Савин районында яшәүчеләр “Привоз” базары (Адоратский ур., 65) һәм Яңа Савин күпләп һәм ваклап сату базарына (Адоратский ур., 21) килеп, кышка яшелчә алып куя алалар. Идел буе районының авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Чулпан” мәдәни үзәге (Җиңү проспекты, 48а) һәм “Проспект” сәүдә комплексы янында оештырылган. Ә Совет районында ярминкә “Дерби” ҖЧҖ сәүдә рәтләре (Липатов ур., 2) территориясендә һәм “Галс” ЯАҖ базарында (Зәкиев ур.) уза.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы