Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә “ТАНЕКО” – Россиядә иң зур проект
25.09.2009
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Татнефть” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышын үткәрде.
Утырыш алдыннан анда катнашучылар өч мәйданчыкта булдылар. Аларда компания Россия масштабларында иң зурлардан саналган проектларын тормышка ашыра. Болар – “ТАНЕКО”, авыр йөк машиналары һәм автобуслар өчен тоташ металлокордлы шиннар җитештерү заводы, “Нижнекамскшина” ның “Кама-Евро” радиаль җиңел автомобиль покрышкалары җитештерү цехлары. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу экскурсиянең максаты – Директорлар советы әгъзаларына “Татнефть” нең күпмиллиардлы инвестицияләре кая күчерелүен күрсәтү.
“ТАНЕКО” ның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешендә (анда бер атна элек кенә Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы булды) сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Гаять зур төзелеш мәйданчыгында 3 сменада 6,5 мең төзүче эшли. Бүгенге көндә бу илебездә иң куәтле төзелеш төркеме. “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов хәбәр иткәнчә, ай саен монда 3 млрд. сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Тормышка ашыра башлаган көннән алып, проект өчен 101,8 млрд. сум күләмендә акча бирелгән.
Инвестиция фонды акчасына Әлмәттән 120 километр озынлыктагы нефть үткәргече сузылган. “Татнефть” нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов шуны билгеләп үтте: киләчәктә “ТАНЕКО”да нефть эшкәртү күләмен елына 14 млн тоннага кадәр җиткерү мөмкинлеген күздә тотып, торба диаметры зурайтылган. Моны инде бүлеп бирелгән акчага гына эшләгәннәр.
Комплексның беренче этабы – нефть эшкәртү заводы – 2010 елда эшләтеп җибәрүгә әзер булачак. Проектның киләчәктә ничек үстереләчәге хакында 8 сценарий эшләнгән, алар базарның төрле конъюнктураларын күздә тота.
“Бу проект Россиядә иң зурысы булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аны тормышка ашыру, югары күкертле чимал эшкәрткәнгә күрә, чит илгә чыгарыла торган Россия нефтенең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан өчен комплекс керемне сизелерлек арттыру чыганагы булып тора, чөнки углеводород чималын күбрәк чыгарган саен, өстәмә кыйммәт 2-3 мәртәбә арта.
Шуны искәртик: комплекс нефть эшкәртү заводы, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы һәм хуш исле углеводородлар нигезендә продукция җитештерә торган нефть химиясе заводын үз эченә алачак. Комплекс заводлары нефть эшкәртү продуктларының 20 гә якын төрен (“Евро-4” һәм “Евро-5” сыйфатындагы мотор ягулыгыннан алып нефть химиясе продукциясенең киң гаммасын җитештерү өчен кирәкле чимал компонентларына кадәр) җитештерәчәк.
2008 ел башында Татарстан җитәкчелеге киләчәктә нефть эшкәртү заводында нефть эшкәртү күләмен икеләтә арттырырга кирәк булачагын әйткән иде. Бу республиканың кече нефть компанияләре югары күкертле авыр нефтьне елына якынча 7 млн тонна күләмендә чыгаруга бәйле.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы