Рөстәм Миңнеханов: “Капиталь ремонт мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды һәм хәзергәчә шундый булып кала”

25.09.2009

Татарстанда зур күләмдә капиталь ремонт үткәрелүгә карамастан, республикада бу мәсьәлә актуаль булып кала. Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Капиталь ремонтның үтәлеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов чыгыш ясады. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 44 муниципаль берәмлектән 34 е капремонт эшләрен төгәлләгән. 114 йортта эшләр тәмамланмаган. Шул ук вакытта торак инспекциясе тарафыннан программаның соңгы вариантындагы 2403 йортның 1675 енә караган актларга кул куелган. С.Крайнов сүзләренчә, тоткарлыкның төп сәбәпләре булып, түбәндәгеләр тора: документларның әзер булмавы, эшләрнең сыйфаты буенча кисәтүләр булу, эшләнеп җитмәгән нәрсәләр барлыгы ачыклану.
Электрон сәүдә мәйданчыгында программада билгеләнгән 9,7 миллиардның 3,46 миллиардына гына килешүләр теркәлгән.
9 муниципаль берәмлектә милекчеләр акчасы ахыргача күчереп бетерелмәгән (барлыгы 9,5 миллион сум). “Сумма бик аз, ләкин бу да акчаны яңадан фондка кайтару өчен сәбәп булып тора”, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Премьер-министры 29 нчы сентябрьдән соң Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондыннан бирелгән акчаның тотып бетерелмәгән өлешен төбәкләр Россия банкларында урнаштырырга тиеш булачагын хәбәр итте. “Бу хәл килеп чыкмасын өчен, калган акчаларны подрядчыларга күчерергә кирәк. Ләкин шундый механизм булдыру зарур: алар бу акчадан торак инспекциясе актларын алганнан соң гына файдалана алырга тиеш”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы капиталь ремонт эшләренең сыйфатына да кагылып үтте. “Күпчелек объектларда эш сыйфатлы итеп башкарылса да, шикаятьләр саны кимемәде. Торак инспекциясе моны контрольгә алырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Капиталь ремонт мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды һәм хәзергәчә шундый булып кала. Башкарылган эшкә карамастан, капремонт ясауга мохтаҗ булган йортлар күп әле. Төзелеш министрлыгы, 2010 елда программаны дәвам итү өчен, федераль акча алу мөмкинлеге турында уйларга тиеш”, - диде Премьер.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы