Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Без Татарстан Республикасыннан Россиянең ИТ-индустрия лидерын ясарга телибез”
24.09.2009
Без Татарстан Республикасыннан Россиянең ИТ-индустрия лидерын ясарга телибез. Бүген Казан Ратушасында икенче Россия Технология Турында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай диде.
Шуны искәртик: Казан бу атнада Технология Турында катнашучылар барачак өч Россия шәһәре исемлегенә кертелгән (Мәскәү – 22 нче сентябрьдә, Казан – 24 нче сентябрьдә, Томск – 25 нче сентябрьдә).
Әлеге чара “ТехТур” Европа Ассоциациясе (ЕТТ - European Tech Tour Association) тарафыннан оештырылган, Россиядә ул икенче тапкыр үткәрелә, Европаның төрле илләрендә барлыгы 30 дан артык техник тур булган.
2009 елда, ТехТурда катнашу өчен, Россиянең берничә төбәгендәге 250 иң яхшы югары технологияле компаниядән гариза бирелгән. Россиянең кайбер компанияләре (алар арасында Acronis, Yandex, Parallels бар) беренче Россия Технология турында да катнашканнар. Ул 2004 елда үткәрелгән.
Икенче Россия Технология Турында катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанда бизнесны үстерү өчен төзелгән инфраструктура (шул исәптән югары технологияле) турында сөйләде. Бу технопарклар, бизнес-инкубаторлар челтәре, “Алабуга” махсус икътисади зонасы һ.б.
“Технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар инновацион продукция эшләп чыгару һәм аны кулланылышка кертү үзәкләренә әйләнделәр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук 20 нче октябрьдә Казанда югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-парк ачылачагын искәртте, аның гомуми мәйданы – 30 мең кв. метрдан артык. Рөстәм Миңнеханов Казандагы ИТ-паркның Көнчыгыш Европада иң зур парк булачагын билгеләп үтте.
“ТехТур кебек чара - инвесторларга безнең инновацион һәм югары технологияле проектларыбызны күрсәтү мөмкинлеге ул. Республикабызның уникаль эшләнмәләре, иң мөһиме – аларны тормышка ашыра алырлык кешеләре бар”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы шундый кыска вакыт эчендә генә дә әлеге чарада катнаша торган компанияләрнең, үз эшләнмәләрен лаеклы рәвештә тәкъдим итеп, потенциаль инвесторларны кызыксындыра алачагына ышаныч белдерде.
“ТехТур” Европа Ассоциациясе президенты Свен Лингъярд (Sven Lihgjaerde), үз чиратында, мондый чараларның төбәкләргә алга барырга ярдәм итүен әйтте. “Без региональ ИТ-компанияләргә проектларын локаль дәрәҗәдән глобаль дәрәҗәгә чыгаруда ярдәм итәргә телибез”, - диде Свен әфәнде Лингъярд.
ТехТурда катнашучылар һәм кунакларны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды исеменнән генераль директор Айнур Айделдинов сәламләде.
Ул республикада инвесторларны җәлеп итү, иннновацион идеяләр эзләү, тиешле инфраструктураны үстерү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде.
Айделдинов әфәнде шулай ук чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү, венчурлы фондлар төзү тәҗрибәсе турында сөйләп үтте. Әйтик, Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, 2008 елда Татарстанда ике венчурлы фонд төзелгән, бүгенге көндә алар белән “Тройка-Диалог” һәм “Ак Барс” компанияләре идарә итә. Моннан тыш, 2008 елда якынча 100 млн АКШ доллары күләмендә активы булган “Кувейт – Татарстан” инвестиция компаниясе төзелгән була.
“Бу чара инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге тудырыр һәм безнең компанияләр өчен уңышлы булыр дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының генераль директоры.
Икенче Россия Технология Туры кысаларында Evernote, IIKO, Umisoft, A5.ru, LogoTag, Apollo Project. Light Engines Corp, Pokupator кебек ИТ-компанияләрнең презентацияләре булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте