Татарстанның хөкүмәт башлыгы Мәскәүдә “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумының оештыру комитеты утырышында катнашты
23.09.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумының оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков үткәрде.
Александр Жуков билгеләп үткәнчә, “Россия – спорт державасы” форумын ел саен үткәрү турындагы карар Россиядә спортның зур үсеш алуы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшьләр спортын үстерүгә бәйле.
“Илебездә спортка бу дәрәҗәдә игътибар бирү бездә узачак зур спорт вакыйгалары белән дә бәйле. Без Универсиаданы (2013 елда), Кышкы Олимпия уеннарын (2014 елда) үткәрү хокукын алдык”, - диде Александр Жуков.
Россия Хөкүмәте вице-премьеры сүзләренә караганда, Казан форумны үткәрү урыны итеп очраклы рәвештә генә сайланмаган – 2013 елда Бөтендөнья Универсиадасы нәкъ менә бу шәһәрдә узачак. Александр Жуков шулай ук Татарстанның соңгы арада төрле спорт төрләрендә зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте.
“Форумның асылы - иң беренче чиратта, Россиядәге спорт җәмәгатьчелегенең киң даирәсен җәлеп итү. Форумда Россиянең бөтен төбәкләреннән диярлек килгән спорт җитәкчеләре катнашачак”, - диде оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча Александр Жуков.
Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанга, “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия спорт форумына, халыкара спорт федерацияләренең 7 президенты, Бөтендөнья допингка каршы тору агентлыгы җитәкчеләре һәм Халыкара Олимпия комитеты вәкилләре киләчәген хәбәр итте.
“Татарстан башкаласы беренче форумны оештыру мәйданчыгы итеп очраклы рәвештә сайланмады. Дөресен генә әйткәндә, бу республика Россиядә спортны үстерүдә лидер булып тора. Якын арада без анда тагын 30 спорт объекты төзеячәкбез, аларның 29ында эшләр инде тулы көчкә бара”, - дип билгеләп үтте Мутко.
Казандагы форумга (22 нче – 25 нче октябрьдә булачак) әзерлекнең барышы турындагы докладлар белән Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, аның урынбасары Наталья Паршикова, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте