Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Туполев” ААҖ президенты Александр Бобрышев һәм генераль конструкторы Игорь Шевчук белән очрашты
23.09.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында “Туполев” ААҖ нең яңа президенты Александр Бобрышев һәм генераль конструкторы Игорь Шевчукны кабул итте.
Җентекле әңгәмә барышында яклар озак сроклы перспективада “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ өчен заказлар арттыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы һәм “Туполев” ААҖ президенты Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен техник яктан яңадан коралландыру, перспектив продукцияне үзләштерү мәсьәләләренә дә кагылып узды.
Очрашуда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең генераль директоры Васил Каюмов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте