“Алтын Мөнбәр” кинофестивален ачу тантанасына Казанга режиссер Никита Михалков киләчәк

22.09.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева Казанда “Алтын Мөнбәр” бишенче халыкара мөселман кинофестивален әзерләү һәм үткәрү турында сөйләде.
Кинофестиваль 30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр барачак.
2009 елда конкурска якынча 400 фильм тәкъдим ителгән. Конкурс комиссиясе (аңа алман кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Ханс-Иохим Шлегель җитәкчелек итә) дөньяның 35 иленнән җибәрелгән 36 тасманы сайлап алган.
Конкурс комиссиясендә хуплау тапкан 36 кино тасмасының 13 е – уен фильмнары, 14 е – документаль һәм 9 ы – кыска метражлы тасмалар.
Зилә Вәлиева шулай ук Татарстанның “Алтын Мөнбәр”дә ике фильм (берсе – конкурска, икенчесе – конкурстан тыш программада премьера буларак) тәкъдим итәчәген әйтте.
“Алтын Мөнбәр” кысаларында Төрек киносы көннәре һәм Россия кинематография белгечләре союзы белән берлектә “Россия кинематографиясе – милли мәдәниятләр берлегендә һәм төрлелегендә” дигән темага “түгәрәк өстәл” булачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасының мәдәният министры шуны хәбәр итте: мөселман кинофестивален ачу тантанасында Россиянең танылган режиссеры һәм актеры Никита Михалков катнашачак.
Моннан тыш, анда Вера Глаголева, Борис Грачевский, Эммануил Виторган, Марина Неелова һәм башка кино йолдызлары булачак.
Татарстанда “Алтын Мөнбәр” кинофестиваленең кайтавазы” дигән чараны үткәрүгә килгәндә, Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, аны республиканың ике шәһәрендә (берсе - Әлмәт, икенчесе әлегә төгәл билгеле түгел) үткәрү турында карар кабул ителгән инде.
“Кинофестивальнең дөньяви булуына карамастан, аның кысаларында үткәрелә торган чараларның берсендә дә спиртлы эчемлекләр кулланылмаячак”, - диде Зилә Вәлиева.
Татарстан Республикасының мәдәният министры шулай ук быел беренче тапкыр Судан, Чехия, Мексика, Албания кебек илләрнең дә катнашырга теләк белдерүләрен билгеләп үтте.
Фестивальне ачу тантанасы 30 нчы сентябрьдә 18.30 да (18.00 дән – “кызыл юл”) “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булачак.
Зилә Вәлиева республика сайтларының берсендә кинофестивальне ачу тантанасыннан Интернет-трансляция оештыру мәсьәләсе дә каралуын билгеләп үтте.

Кинофестиваль турында тулырак мәгълүмат - http://mfmk.ru/index.php
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте