ТР Премьер-министры Лениногорскида булды
31.01.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Лениногорскиның оешуына 60 ел һәм “Татнефть” ААҖнең “Лениногорскнефть” НГДУсы оешуга 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә булды.
Шул уңайдан Илдар Халиков балалар хастаханәсендә булды. Ел саен монда 4000 кеше дәвалана. Биш бүлекнең икесе муниципальара үзәк санала.
1978 елда төзелгән стационар бинасында капиталь ремонт булмаган. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча республика бюджетыннан 104 млн сум бүлеп бирелгән, һәм бүген инде төзелеш эшләре бара.
ТР Премьер-министры шулай ук “Юность” спорт комплексында булды, анда 250ләп бала шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның бинасы заманча таләпләргә туры килми һәм капиталь ремонт кирәк.
Илдар Халиков тагын 500 урынга исәпләнгән 2 номерлы мәктәп төзелеше объектын карады, аның төзелешенә республика бюджетыннан 100 млн сум бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәте башлыгы мәдәният сараен карады. Анда хәзер юбилей даталарын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында ремонт эшләре бара.
Объектларны караганнан соң, оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Аны Илдар Халиков ачты. “Лениногорск җире – ул республика нефть-газ чыгару сәнәгатенең беренче чыганагы, һәм без һәрвакыт аның үсешенә тиешле игътибар бирдек. Бүген бәйрәм чаралары алдыннан район җитәкчелеге социаль әһәмиятле булган объектлар исемлеген әзерләде, аларны ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, “Татнефть” ААҖ зур финанс ярдәме күрсәтә”, - дип белдерде ул.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдар Халиков, объектлар төзелеше һәм ремонт эшләре дә мөһим бурычлар, әмма шуны истә тотарга кирәк, юбилей – ул яңа объектлар гына түгел, бәлки шәһәрне барлыкка китерүче кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү, дип ассызыклады.
Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте