Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы “Кама аланы” индустриаль паркын финанслау турындагы Килешүгә кул куйды
19.09.2009
Бүген “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиянең Региональ үсеш министрлыгы арасында “Кама аланы” индустриаль паркы” региональ инвестиция проектын тормышка ашыруга Россия Федерациясенең Инвестиция фондыннан бюджет ассигнованиеләре бирү турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Виктор Басаргин кул куйды.
Кул кую тантанасыннан соң Виктор Басаргин әйткәнчә, бу инвестиция проекты гына түгел, ул бер профильле шәһәрләргә ярдәм итү буенча “пилотлы” проект та булып тора. Россия Федерациясенең Инвестиция фонды проектка 500 млн сумнан артык акча кертәчәк, һәм бу проектның нәтиҗәсе икътисади өлкәдә дә, социаль өлкәдә дә бик югары булачак. Кама аланында яшәүчеләр өчен эш урыннары булдырылачак. Россия Федерациясенең башка төбәкләре дә бу проектка нигезләнеп эш итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда кече һәм урта бизнес технопарклар мәйданчыкларында актив үстерелә. Моның яхшы үрнәкләре дә бар: “КИТ-мастер” Кама индустриаль паркын, “Идея” технопаркын, “Химград” технополисын (Казан) төзү. “Кама аланы” индустриаль паркы базасындагы беренче җитештерү предприятиеләре инде эшли башлаган. Киләчәктә бу мәйданчыкта заманча полимер материаллар җитештереләчәк.
“Татарстан полимерларны күпләп җитештерә, һәм без аларның 30 процентын республикабыз территориясендә эшкәртү бурычын куябыз. Бу өстәмә кыйммәт һәм яңа эш урыннары булдырачак”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. “Бүген кешеләргә эш табып бирү бик мөһим. Кама аланында андый мөмкинлек барлыкка килде”, - дип ассызыклап үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу проектны тормышка ашыруның социаль-икътисади нәтиҗәсе искиткеч зур булачак. “Кама аланы” индустриаль паркындагы җитештерү предприятиеләрендә инде 280 кеше эшли. Якын арада тагын 120 эш урыны булдырылачак, ә киләчәктә якынча 2000 кеше югары хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашачак. Бу Кама аланы өчен шәһәрне эш урыннары белән тәэмин итүдә шактый алга китеш булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, “Кама аланы” индустриаль паркы” проектының якорьле инвесторы булып, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ тора. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясенең Инвестиция фонды катнашу бу проектны инвестор өчен тагын да табышлырак итә.
Проектның беренче этабы 2009 елда эшләтеп җибәреләчәк. Финанслау 1,7 млрд. сум күләмендә булачак, шуның 50 процентын – “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, 50 процентын Татарстан Республикасы бюджетлары һәм Россия Федерациясенең Инвестиция фонды финанслаячак.
Белешмә өчен:
Кама аланы” индустриаль паркы” инвестицион проектының максаты – “депрессив төбәк үсешен тәэмин итә торган милли инновацион система элементы булган индустриаль парк төзү”. Хәзерге вакытта республикада эшсезлек буенча иң югары күрсәткечләргә ия булган төбәкне үстерүнең яңа концепциясе гомумреспублика Инновацион эшчәнлек концепциясенең бер өлеше булып тора. Проект полимерлар җитештерә торган югары технологияле производстволар челтәрен төзү хисабына Кама аланының эшкә яраклы халкын эш белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүне күздә тота. Булачак индустриаль парк территориясендә урнашачак җитештерү предприятиеләрендә Түбән Кама пластиклары: полистирол, полипропилен, киләчәктә полиэтилен да эшкәртеләчәк.
“Кама аланы” индустриаль паркы” инвестицион проектын тормышка ашырудан көтелгән төп нәтиҗә - халыкның тормыш сыйфатын, уртача хезмәт хакын арттыру, эшсезлек күрсәткечен киметү, яңа эш урыннары булдыру, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләрен арттыру.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы