Сочидагы форумда Татарстан Премьер-министры “Россия Саклык банкы: региональ үсеш өчен финанс инновацияләре” дигән “түгәрәк өстәл” эшендә катнашты

19.09.2009

Бүген “Сочи-2009” инвестиция форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия Саклык банкы: региональ үсеш өчен финанс инновацияләре” дигән “түгәрәк өстәл” эшендә катнашты. Әлеге чараның модераторы – Россия Саклык банкы президенты, идарә рәисе Герман Греф.
“Түгәрәк өстәл”дә “Әстерхан өлкәсенең социаль картасы” дигән проект тәкъдир ителде. Ул агымдагы елның апреленнән Россия Саклык банкы, Россия Федерациясенең Пенсия фонды һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте белән берлектә тормышка ашырыла. Ел ахырына кадәр бу өлкәдә 120 мең карта сату планлаштырыла.
Микрочиплы “социаль карталар”ның, гадәти пластик карталар белән чагыштырганда, берничә үзенчәлеге бар. ПИН-кодтан тыш, банк счетын ачу пароле булып, бармак эзе дә торырга мөмкин. Клиентны биометрик мәгълүматлар ярдәмендә идентификацияләү технологиясе беренче тапкыр Россиядә кулланыла. Читтән, шул исәптән Россия Саклык банкының үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары аша да карта белән эшләп – банкныкы булмаган, ләкин карта хуҗасына кирәк булган төрле кушымталар өстәп, функционалны алыштырып була. Ташламаларга ия булучылар өчен ясалган кушымталар банк һәм социаль хезмәтләрнең барысын да үз эченә ала, аларга пенсия һәм мәгариф хезмәтләре дә (яки “кампуслы” хезмәтләр) керә. Бу очракта карта бер үк вакытта югары уку йорты бинасына керү өчен пропуск, уку билеты һәм Интернет челтәренә керү чарасы буларак кулланыла ала. Проектта катнашучылар даирәсен һәм кушымталар исемлеген киләчәктә тагын да киңәйтү планлаштырыла.
Герман Греф шуны билгеләп үтте: Россия өчен уникаль булган яңа карта мультибрендлы технология буенча тормышка ашырылган, аңа банклар, дәүләт оешмалары һәм коммерцияле структураларның төрле кушымталарын урнаштырып була. Карта ярдәмендә Россия территориясендә бөтен кирәкле операцияләрне башкарып була. Хәзерге вакытта халыкара түләү системалары белән интеграцияләү турында сөйләшүләр алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов, “Электрон Хөкүмәт”не керткәч, социаль карта бөтен Россия территориясендә кулланылышка кертелер һәм ул тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип саный. Микрочиплы карталар ярдәмендә киң спектрлы хезмәтләр тәкъдим итәргә мөмкин, шуңа күрә Татарстан бу проект белән кызыксына. Социаль карта проекты төбәкләрдә инде тормышка ашырылган охшаш проектлар белән бергә интеграцияләнергә тиеш. Республикада социаль карта проектын “Ак Барс Банк” эшләтеп җибәрде инде.
Герман Греф әйткәнчә, Россия Саклык банкы социаль карта проектына 20 млн доллар күләмендә инвестиция керткән. Проект төбәкләр белән хезмәттәшлек итү өчен ачык, һәм киләчәктә аны Россия Федерациясенең бөтен территориясендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бәлки, социаль карта исеме дәүләт картасы дигән исем белән алмаштырылыр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы