Татарстан Республикасы һәм “Альстом” (Alstom) француз компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды
18.09.2009Бүген Сочида, “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре, шулай ук Татарстан һәм чит ил компанияләре арасында хезмәттәшлек итү турындагы кайбер килешүләргә кул куелды.
Аерым алганда, “Альстом” (Alstom) француз компаниясе һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документларга “Альстом Россия” вәкиллеге башлыгы Патрик әфәнде Паскаль һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кул куйды.
Кул кую тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Франция Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Жан де Глиниасти әфәнде катнашты.
Белешмә өчен:
“Альстом” компаниясе турында тулырак мәгълүмат -
http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/37381.htmТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте