Сочидагы форумда Россиянең хөкүмәт башлыгы Владимир Путинга Электрон товар-мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен күрсәттеләр

18.09.2009

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясен карап чыкты.
Экспозиция халыкара форумның 5 нче номерлы павильонында 150 кв. метрдан артык мәйданда урнашкан.
Монда “Электрон Татарстан” (“Электрон Хөкүмәт” системасы һәм Электрон товар-мәгълүмат системасы), “Нефть, газ, химия кластеры”, “Төзелеш һәм транспорт”, “Авыл хуҗалыгы”, “IT-технологияләр”, “Алабуга” махсус икътисади зонасы”, “Нанотехнологияләр”, “Универсиада-2013” кебек тематик блоклар тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы экспозициясен карап йөргәндә, Владимир Путин Электрон товар-мәгълүмат системасы эшчәнлеге белән танышты. Россиянең хөкүмәт башлыгы өчен бу системаның эшен “Дәүләт заказы агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер кыскача тәкъдир итте.
Владимир Путинны шулай ук Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте