Сочида Волгоград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды

18.09.2009

Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Николай Максюта һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында социаль-икътисади, сәүдә һәм фәнни-техник хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куйдылар.
Документ “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында имзаланды.
Килешү мәгариф, фән, мәдәният, агросәнәгать комплексы, сәнәгать, халыкны социаль яклау, табигатьне саклау тармакларында һәм физик культура, спорт, туристлык һ.б. өлкәләрдә үзара ярдәм итешеп эшләүне күздә тота.
Документ нигезендә, яклар төбәкләр территориясендәге икътисади мөнәсәбәтләр субъектларына эшмәкәрлек яки башка төрдәге хуҗалык эшчәнлеген алып бару, инвестицияләр (шул исәптән чит илләрдән дә) җәлеп итү, ике якта да кызыксыну тудырган һәм җитештерүне төзекләндерү һәм яңартуга юнәлдерелгән проектларны бергәләп инвестицияләү өчен, икътисади һәм финанс яктан уңай шартлар тудырырга сүз бирәләр. Волгоград өлкәсе һәм Татарстан шулай ук федераль максатчан программаларның чараларын тормышка ашыру кысаларында мәгълүмати технологияләрне үстерү, махсуслаштырылган мәгълүмати системалар булдыру һәм аларны кулланылышка кертү мәсьәләләрендә дә тәҗрибә уртаклашырга җыена.
Шуны да билгеләп үтик: нәкъ менә Татарстан Республикасында федерациядә иң яхшылардан саналган “Электрон Хөкүмәт” мәгълүмати системасы эшли.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторына анда яшәүче татар халкына җылы мөнәсәбәт күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм Килешү кысаларында алып барылачак хезмәттәшлекнең нәтиҗәле һәм уңышлы булуы өчен барысы да эшләнәчәген ассызыклап үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте