Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясе җитәкчелеге киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты

14.09.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Иокогава Электрик Интернешнл” (Япония) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар кайбер проектлар буенча үзара файдалы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры хәзер, “Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясендә яңа җитәкче булганда, Татарстан территориясендә кайбер проектларны тормышка ашыру турында фикер алышырга кирәклеген билгеләп үтте.
Шуны искәртик: “Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясе Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре комплексы проектын (“ТАНЕКО” ААҖ проекты) автоматлаштыру буенча генераль подрядчы булып тора.
Моннан тыш, “Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясе җитәкчелеге Менделеевскидагы “Аммоний” проектына (аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексы) бәйле эшләрдә дә үз хезмәтләрен тәкъдим итә.
Япон компаниясе җитәкчелеге Рөстәм Миңнеханов белән очрашуның “киләчәктә проектлар буенча эшләү өчен бик мөһим” булуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, “Иокогава Электрик Интернешнл” вәкилләре Татарстан Хөкүмәтенә соңгы биш ел дәвамында ярдәм итеп торуы өчен рәхмәт белдерде. Бу вакыт арасында республикада 25 уртак проект башлап җибәрелгән.
“Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясе белгечләре аммиак җитештерү өлкәсендә үз тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы “Иокогава Электрик Интернешнл” компаниясенең киләчәктә хезмәттәшлек итү турындагы тәкъдимнәрен карарга һәм җентекләп өйрәнергә кушкан.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте