Рөстәм Миңнеханов: “Кризис вакытында җитештерүне камилләштерергә кирәк”
09.09.2009
Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Pozis" ("Позис") компаниясенең Инженерлык-техник үзәген тәкъдир итү булды һәм кооперацияне техник коралландыру һәм үстерү өлкәсендә сәнәгый предприятие һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләү буенча киңәшмә үткәрелде.
Әлеге чараларда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, Татарстан Республикасының Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә кунаклар Инженерлык-техник үзәген һәм завод цехларын карап чыктылар һәм җитештерүнең барышы белән таныштылар.
Инженерлык-техник үзәге – “Позис” компаниясенең югары үсеш алган техник комплексы. Ул төрле катлаулыктагы продукция уйлап табу, аны сынау, кулланылышка кертү һәм әзерләү максатыннан төзелгән. Инженерлык-техник үзәге республиканың сәнәгать тармагындагы хезмәтләр һәм продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыруны күздә тотып оештырыла. Ул теләсә нинди номенклатурадагы әйберләрне конструкторлык-технологик уйлап табуда зур потенциалга ия. Аның структурасына Инновацион-техник үзәк, эш кораллары һәм машиналар ясау комплекслары керә.
Журналистларга “Серго исемендәге завод” федераль дәүләт унитар предприятиесенең матди-техник тәэминат һәм комплектация идарәсе башлыгы Александр Скоромнов әйткәнчә, бүген кунакларга 4 фирма: “Ависта-2” ҖЧҖ, “НПЦ-пластмасс” ҖЧҖ, “Делфо” ҖЧҖ һәм “Кристалл-холод” ҖЧҖ күрсәтелгән. Бу кече һәм урта бизнес предприятиеләре “Позис” компаниясенең төп тәэмин итүчеләре булып торалар.
“Безнең уртак эшебезнең максаты – продукциянең бәясен төшерү. Кризис шартларында кече бизнес, республикада эш урыннары булдырып, җитештерү күләмен арттыра бара”, - диде ул.
“Позис” федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Владимир Михайлов Инженерлык-техник үзәгенең машина төзелеше предприятиеләре һәм Серго исемендәге завод өчен җиһаз һәм эш кораллары проектлаштыру һәм җитештерү белән шөгыльләнүен әйтте.
“Бу хезмәттәшлекне без Татарстан Республикасының башка предприятиеләренә дә таратырга телибез. Кайбер предприятиеләр безнең хезмәтләрдән файдалана инде. Шулар арасында “КВЗ” ААҖ (аның белән күптән түгел генә килешү төзелде), Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, “Нәфис-Косметикс” ААҖ дә бар”, - диде ул.
“Кризис безгә кагылмады дип булмый. Ләкин безнең үсеш программасы лаеклы технологик база төзүдән гыйбарәт. Уникаль җиһазларыбыз энергияне аз сарыф итә торган җитештерүгә күчү мөмкинлеге бирә. Безнең “Hannfrost” линиясе чит илдән кертелгән кыйбатлы “Бош”, “Либхер” продукцияләреннән һич тә калышмый. Бу суыткыч Россия кибетләре киштәләрендә чит илдән кертелгән суыткычларны алыштырырга тиеш. Бездә 54 см киңлектәге компактлы бюджет суыткычлары да бар. Киләчәктә берьюлы берничә модель белән тәэмин итү планлаштырыла”, - диде Владимир Михайлов.
“Без аутсорсингтан “Позис” көнкүреш техникасы” кластерын төзүгә күчмәкче булабыз. Моның өчен без Яшел Үзән һәм Казанның яңадан яңа предприятиеләрен, күршедәге Волжск шәһәре предприятиесен дә эшкә тартабыз. Хәзер без 86 градустан түбән булган температурада кан плазмасын туңдыру җайланмасын ясау белән шөгыльләнәбез, туңдыргычка сынау үткәрәбез”, - диде “Позис” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры вазыйфаларын башкаручы.
Владимир Михайлов Инженерлык-техник үзәген җитештерүгә әзерләү һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә якынча 700 млн. сум салынганлыгын әйтте. 2006 елдан 2009 елга кадәр инвестицияләр 214 млн. сум тәшкил иткән, моңа федераль максатчан программалар буенча бирелә торган республика акчалары һәм инвестицияләр дә керә. Әлбәттә, предприятиедә кайбер проблемалар да барлыкка килгән. Бу соңгы елларда дәүләт оборона заказын формалаштыру эшенең бик озак баруы белән аңлатыла. Быел предприятие беренче авансны августта, республика җитәкчелегенең Россия Федерациясе оборона министрына берничә тапкыр турыдан-туры мөрәҗәгать итүеннән соң гына алган. “Әгәр киләсе елда дәүләт оборона заказы быелгы кебек үк булса, бездә проблемалар барлыкка киләчәк, ләкин без аларны чишәргә әзер. Быел предприятие 290 мең суыткыч чыгарырга планлаштыра. Бу узган елдагы күләмнең 76 процентын тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте В.Михайлов.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадында әлегә хәл авыр булуын әйтте. Август ахырына сәнәгый җитештерү индексы 87 % тәшкил иткән. Шул ук вакытта сәнәгатьнең төрле секторларында хәл төрлечә. Хәзер оборона сәнәгате предприятиеләрендә хәл яхшырак, бу дәүләт оборона заказы арту белән аңлатыла. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен заказлар җәлеп итү буенча даими эш алып барыла. Автомобиль төзүчеләрнең хәле аеруча авыр.
“Автомобильләр төзү сәнәгатендә хәл әле дә авыр. Мондый шартларда республика эчендәге һәм региональ җитештерү кооперациясен үстерү сәнәгатьтә кризис йогынтысын киметүнең бер чарасы булырга тиеш. Бу җитештерүне оптимальләштереп, безнең продуктларыбызны таныту өлкәсен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бөтендөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: кризис вакытында җитештерүне камилләштерергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республика предприятиеләре җитәкчелеген 2013 ел Универсиадасы объектларын комплектлар белән тәэмин итүдә актив катнашырга чакырды. “Быел без объектлар төзүгә якынча 7 млрд. сум кертәчәкбез. Моннан тыш, өстәмә акча җәлеп итү турында да фикер алышу бара. Без машина төзелеше комплексына төзелеш объектлары өчен заказлар үтәү буенча мөмкин кадәр күбрәк эш бирергә тиешбез. “Аммоний” проектын тормышка ашыру барышында да машина төзелеше предприятиеләре шактый зур заказ алырга мөмкин”, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Тулырак мәгълүмат “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында - http://www.tatar-inform.ru/news/2009/09/08/183457/
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы