Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин: соципотека буенча төзелә торган йортларның күбесе декабрьдә тапшырылачак

08.09.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм социаль ипотека программасында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Брифинг on-line режимда интернет челтәрендә трансляцияләнде, һәм интернет челтәрен кулланучы һәр кеше анда катнаша алды.
Тәлгать Абдуллин хәбәр иткәнчә, 2009 елның 3 нче сентябренә төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, социаль ипотека программасында алдан акча түләп кую шартын үтәп баручы 13038 гаилә катнаша ала, шуның 10942 се – бюджет оешмалары хезмәткәрләренең гаиләләре, 2020 се – Дәүләт торак фондына акча күчерә торган предприятие хезмәткәрләренең гаиләләре һәм кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган 76 гаилә.
Абдуллин әфәнде 2009 елда соципотека буенча фатир алуга чират торучылар исемлеге яңадан каралуын билгеләп үтте. Мәсәлән, үз бурычларын үтәмәүчеләр (Дәүләт торак фондына акча кертмәүчеләр) программадан чыгарылган.
2009 елда социаль ипотека программасы буенча 800 мең кв. метр торак тапшырылачак, шуның 200 мең кв. метры - авылдагы яшь белгечләр, 200 мең кв. метры – яшь гаиләләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ятим балалар, күп балалы гаиләләр, калган 400 мең кв. метры чиратта торучылар – социаль ипотека программасында катнашучылар арасында бүленәчәк.
Тәлгать Абдуллин мондый карар кабул ителгәнлеген искәртте: социаль ипотека буенча бирелә торган фатирны көтү срогы өч елдан да артмаска тиеш.
Әйтик, аның сүзләренә караганда, фатирларның 50 проценты - конкурс (рейтинг) буенча, калган яртысы көтү срогы (чират) буенча биреләчәк.
Дәүләт торак фондының башкарма директоры соципотека буенча алына торган торакның квадрат метры элеккечә бер квадрат метрга 22 мең сум күләмендә (районына карап, бер квадрат метрга 21-23 мең сум тирәсендә тирбәлә) калачагына ышаныч белдерде. Ул шулай ук бүген төзелеш тармагында кулланыла торган яңа технологияләр турында сөйләде: монолит каркаслар, җылылык изоляцияләү материаллары, заманча инженерлык җиһазларыннан файдалану.
“Бүгенге көндә республикада соципотека буенча 258 мең кв. метр торак тапшырылды”, - диде Тәлгать Абдуллин. Сентябрьдә 126 мең кв. метр торак тапшыру күздә тотыла. Абдуллин сүзләренә караганда, объектларның күбесе декабрьдә тапшырылачак.
Аерым алганда, Казанда Побежимов, Павлов, Шатурская, Яшьләр, 2 нче Азино урамнарында социаль ипотека буенча йортлар төзү эшләре бара.
Сорауларга җавап биреп, Абдуллин әфәнде Казанда якынча 3 мең фатир төзеләчәген әйтте, шуларның 1,5 меңе конкурс нигезендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр арасында бүленәчәк.
Дәүләт торак фонды башлыгы социаль ипотека буенча алынган фатирдагы сатып алынмаган квадрат метрларның бәясе ел саен 7 процентка артачагын билгеләп үтте.
Дәүләт торак фонды счетларына акча керүгә килгәндә, Тәлгать Абдуллин бүгенге көндә предприятиеләрнең дә, гражданнарның да акчаны вакытыннан алда түләвен әйтте. Әйтик, хәзер гражданнар вакытыннан алда 1,6 млрд. сум салып куйганнар. Шулай ук 70 млн. сум чамасы алып бетерелмәгән акча да бар.
Брифинг барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына интернет челтәрен кулланучылардан 100 дән артык сорау килде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте