Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышын үткәрде
07.09.2009
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында “Химград” технополисының идарә директоры Альберт Кәримов “Химград” технополисының эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Холдингның Директорлар советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ул “Химград” технополисы территориясендә химия һәм полимерлар эшкәртү өлкәсендәге фәнсыйдырышлы югары технологияле предприятиеләр урнашырга тиешлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, компанияләргә “Химград” технополисы резидентлары статусын бирү ачык булырга тиеш – мондый карарны фән, Татарстан Республикасының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты һәм технополис вәкилләре кабул итәргә тиеш.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук “Химград” резидентлары булган компанияләрне җитештерү өчен кирәкле чимал белән тәэмин итәргә һәм республикадагы нефть химиясе комплексының алдынгы предприятиеләре белән үзара ярдәм итешеп эшләүне җайга салырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада мондый технополислар булу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына үсү мөмкинлеге бирә.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышында докладлар белән Зелинский исемендәге Органик химия институты директоры Михаил Егоров, “ИНТЭКО ның нефть химиясе продуктларын эшкәртү буенча инженерлык үзәге” ҖЧҖ (Башкортстан) директоры Гомәр Теләшев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Аерым алганда, Яруллин әфәнде республикада яңа спанбонд һәм мелтблаун тукылмаган материалларын җитештерү һәм куллану перспективалары турында сөйләде. Бу яңа материаллар сәламәтлек саклау өлкәсендә (бер тапкыр гына кулланыла торган медицина киемнәре, материаллар, эчке кием), авыл хуҗалыгында, мебель җитештерүдә һ.б. уңышлы кулланыла ала.
Холдинг Директорлар советының киләсе утырышы якынча 20 нче октябрьдә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте