“СТС” Татарстанда тапшырулар алып баруны киң җәелдерәчәк

03.09.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “СТС” телеканалының генераль директоры Вячеслав Муругов һәм “СТС-Регион” ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Петров белән очрашты. Алар республикабызга яңа телевизион сезонны тәкъдир итәр өчен килгәннәр иде.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы һәм Вячеслав Муругов әле беренче тапкыр очраштылар. “Дөресен генә әйткәндә, минем Казанда берничә мәртәбә булганым бар, ә бүген Премьер-министр белән очрашу да насыйп булды. Без аңа “СТС” һәм медиахолдингыбызның башка каналлары бу җирдә кунакчыллык һәм уңай атмосфера тоеп эшләве өчен рәхмәт белдердек”, - дип билгеләп үтте Вячеслав Муругов.
Журналистларга шунысын да искәрттеләр: Казан – “СТС” компаниясе башлангыч алган шәһәрләрнең берсе. Шуңа күрә яңа сезонның кайбер премьералары монда күрсәтеләчәк. “Без уртак проектларга әзер. Өстәвенә, Казан кешеләренең бик тырыш булуларын да беләбез”, - диде Сергей Петров.
Планнар турында сөйләгәндә, кунаклар “СТС Медиа Инк” ка тагын ике телеканал – “Домашний” һәм “ДТВ” каналлары керүен ассызыклап үттеләр. Алар якын арада Татарстанда бу челтәрләрнең тапшырулар алып баруы актив рәвештә җәелдереләчәгенә ышандырдылар. “Без Татарстандагы аудиториянең яңа каналларның проектларын да яратып кабул итүен телибез һәм моның шулай булачагына ышанабыз”, - диде В.Муругов.
Телеканал вәкилләре тамашачыларга тиздән “СТС” каналында яңа сериал – “Маргоша” тәкъдим ителәчәген хәбәр иттеләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: бу телефильмда төп рольне башкаручы – Мария Берсенева – яңа сезонга багышлап үткәрелә торган тантаналы кабул итү мәҗлесендә булачак. Бу чара бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы