Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Дару бәяләрен көйләүнең дөрес механизмын табарга кирәк”

03.09.2009

Бүген Казанда “Россия Федерациясендә дару бәяләрен көйләү” исемле Бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Беренче утырышта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика Премьер-министры Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Новиковка мондый зур киңәшмә үткәрүне Татарстан башкаласына ышанып тапшыруы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның дару бәяләрен көйләүне яхшырту өчен кирәк булган механизмнарны уйлап таба алачагына ышаныч белдерде. “Бу бик катлаулы мәсьәлә, монда чамадан уздырып җибәрергә ярамый. Бәяләрне көйләүнең дөрес механизмын табарга кирәк”, - дип ассызыклап үтте Татарстанның хөкүмәт башлыгы.
Россия Хөкүмәтенең Социаль үсеш департаменты директоры Нелли Найговзина үзенең чыгышында илебездә даруларга бәя арту инфляциянең гомуми күләменнән шактый узып китүен билгеләп үтте. Әйтик, 2009 елның мартына дару бәяләре, 2008 елның марты белән чагыштырганда, 29 процентка арткан. Кайбер патентлы препаратлар икеләтә кыйбатланган. Бәяләр төрлелеге дә күзгә ташлана – бер үк даруның бәясе төрле урыннарда 10 тапкыр аерылырга мөмкин. Шул ук вакытта дару бәяләрен дәүләти көйләүнең гамәлдәге системасы бу процессларны туктатып торырлык түгел.
Шуңа бәйле рәвештә, Н.Найговзина әйткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Бик кирәкле һәм аеруча мөһим булган даруларның бәясен дәүләти көйләүне камилләштерү турында” исемле 2009 ел, 8 нче август, 654 нче номерлы карары кабул ителә. Әлеге карар, аерым алганда, дару җитештерүчеләрнең аларны җибәрүнең иң зур бәясен теркәвен, күпләп һәм ваклап сату челтәрләре өчен соң чиктәге өстәмә түләүләрне билгеләүне күздә тота. Җитештерүчеләр, күпләп һәм ваклап сатучылар, шулай ук халык мәнфәгатьләренә җавап бирә торган тиешле методикалар булдыру бүгенге киңәшмәнең төп мәсьәләләреннән берсе булып тора.
Нелли Найговзина шунысын да билгеләп үтте: Хөкүмәт карарын тормышка ашыру кысаларында бик кирәкле һәм аеруча мөһим булган дарулар исемлеген төзергә кирәк. Нәкъ менә шулар өчен яңа дәүләти көйләү методикасы кулланылачак. Шулай ук бәяләргә мониторинг ясауның нәтиҗәле механизмын булдырырга кирәк. Киңәшмә барышында бу мәсьәләләр дә каралачак.
Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Новиков, үз чиратында, бүгенге киңәшмәнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Монда барлык төбәкләр дә диярлек тәкъдим ителде, Казанга 400 дән артык кеше килде”, - диде ул.
Тарифлар буенча федераль хезмәт башлыгы дару бәяләрен көйләү буенча яңа механизмның базар механизмнарыннан тулысынча баш тартуны аңлатмавын ассызыклап үтте. “Тәкъдим ителә торган механизм соң чиктәге бәя кую принципларын саклауны күздә тота, ул дәүләти сатып алулар өчен аукционнар үткәрү, ташламалар ясау һәм килешүләр нигезендә эш итүне кире какмый”, - диде Сергей Новиков.
Киңәшмәнең беренче өлеше тәмамлангач, Сергей Новиков журналистларга биргән интервьюсында даруларга бәя куюның яңа тәртибе иң мөһим препаратларның бәясенә сизелерлек йогынты ясаячагын әйтте. “Безнең фикеребезчә, даруларга бәя кую тәртибен булдыру бурычы, тиешле документларны әзерләү, бәяләрне теркәүнең яңа системасын формалаштыру - үзе үк бу өлкәдәге процессларны туктатып тора торган фактор. Ә бу документлар чыкканнан соң, Россия Федерациясендә бәя кую мәсьәләләре тәртипкә китерелер дип уйлыйбыз”, - диде С.Новиков.
“Гамәлдәге норматив-хокукый база нигезендә җитештерүчеләрнең даруларга бәя кую мәсьәләләрен һәм күпләп, ваклап сату буенча өстәмә түләүләрне билгели торган методикалар ноябрьгә чыгарга тиеш”, - диде Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов бик кирәкле даруларга бәя куюның бөтен Россия өчен бердәм механизмын булдыруның мөһимлеген ассызыклап үтте. “Бу тема барлык төбәкләр өчен дә актуаль, һәм без бу мәсьәләнең гади түгеллеген аңлыйбыз. Без аны шул дәрәҗәдә бюрократлаштыра алабыз: файда урынына зыян булырга мөмкин. Ләкин бүгенге электрон технологияләр бәя кую механизмын ачык һәм бернинди каршылыксыз җайга салырга мөмкинлек бирәләр. Моның өчен бердәм регламент билгеләп, илебездә без барыбыз да бердәм эшләргә тиешбез”, - диде Татарстан Премьер-министры.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы