Татарстан Президенты эш сәфәре белән Казахстанга килде

28.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде. Астана халыкара аэропортында аны илнең Оборона министры Имангали Тасмаһамбетов каршы алды.

Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре керә.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе Казахстанның Оборона министрлыгында һәм Хөкүмәте йортында рәсми очрашулар уздырачак, шулай ук Астанадагы кайбер предприятиеләргә барачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов