Казанга Россиянең энергетика министры Александр Новак килде

27.12.2014

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең энергетика министры Александр Новак килде. “Казан” халыкара аэропортында министрны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Александр Новакның программасында - Казан ТЭЦ-2дә 220 Мвт ПГУны файдалануга тапшыру чарасында катнашу, Казан дәүләт энергетика университетында булу.
Моннан тыш, РФ энергетика министры Академик Королев урамында урнашкан торак йортны караячак, анда аңа үзәк җылылык пунктыннан автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларына җылылык белән тәэмин итүне күчерү программасын тәкъдир итәләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.