Бу уку елында Татарстан мәктәпләренә 39 мең беренче сыйныф укучысы барачак

25.08.2009

2009 елда Татарстан Республикасы мәктәпләренә 39 мең беренче сыйныф укучысы барачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров әйтте.
Брифинг гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә багышланган иде һәм ул, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре брифингта катнашучыларга сорауларны телефоннан да (“кайнар линия”), Интернет челтәре буенча да (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatar.ru “кире элемтә” бүлегендә) бирә алдылар.
Быел республикада 2172 укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәпне, шул исәптән 95 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән балалар бакчасы булган 2 мәктәпне һәм 630 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән 3 балалар бакчасын сафка бастыру планлаштырыла.
Айрат Зиннуров шуны билгеләп үтте: кризиска карамастан, Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын төзүгә шактый акча бүлеп бирүгә ирешкәннәр. Шуның нәтиҗәсендә республика агымдагы елда төзелә торган мәгариф объектларының саны буенча төбәкләр арасында беренче урынга чыккан.
Әйтик, 1 нче сентябрьдә Казан, Биектау, Зәйдә һ.б. яңа мәктәпләр ачылачак.
Республикада мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген бәяләү бара. Комиссия мәктәпләрнең 98 процентын кабул иткән, 44 мәктәп комиссия тарафыннан кабул ителми калган.
Татарстанда 2009/2010 яңа уку елына барлыгы 2194 гомуми белем бирү учреждениесен әзерләргә кирәк.
Шул ук вакытта республиканың 542 гомуми белем бирү мәктәбе (мәктәпләрнең гомуми саныннан 24 %) һәм 566 мәктәпкәчә учреждениесе (мәктәпкәчә учреждениеләрнең гомуми саныннан 29 %) ашыгыч капиталь ремонтка мохтаҗ. Кичектергесез капиталь ремонт үткәрүгә мохтаҗ булган мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең күп булуы аларның авыл җирлегендә 1960-1970 елларда ук төзелгән агач биналарда урнашуы белән аңлатыла.
Хәзерге вакытта Татарстанда 71 тузган хәлдәге мәктәп бар (3,23 %). Чагыштыру өчен: 2007/2008 уку елында 123 мәктәп (бөтен гомуми белем бирү учреждениеләренең 5,44 проценты), шул исәптән 23 урта мәктәп, 17 төп мәктәп һәм 32 башлангыч мәктәп булган.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Айрат Зиннуров гомуми белем бирү мәктәпләре челтәрен оптимальләштерү республика программасы кысаларында авылда укучыларны база мәктәпләренә китереп кую оештырылуын әйтте (азкомплектлы уку йортлары гына булган торак пунктларда). Быел республика моның өчен 98 мәктәп автобусы сатып алачак (аның бер өлеше эштән чыккан техниканы алыштыруга китәчәк).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте