Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Собянин фикеренчә, Татарстанда электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү проектын тормышка ашыруда ведомство таркаулыгы юк

24.08.2009

“Миңа Татарстан Республикасында Электрон Хөкүмәт өлкәсендәге проектларның зур теләк белән тормышка ашырылуы һәм гражданнарга, оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге ошады”. Бүген Казанда күчмә киңәшмә тәмамланганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Россия Хөкүмәте вице-премьеры – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин шулай диде.
Шуны искәртик: киңәшмә “Электрон Хөкүмәт” элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында фикер алышуга багышланган иде.
Сергей Собянин бүгенге көндә Татарстанда төрле заманча технологияләрнең (иярченле навигациядән алып административ процедураларны гадиләштерүгә кадәр) кулланылыш табуын әйтте.
“Монда бер проектны гына түгел, электрон рәвештәге хезмәтләрнең тулы бер комплексын тормышка ашыру турында сүз бара, һәм Татарстанда моны бик яхшы аңлыйлар”, - диде ул.
Сергей Собянин республикада ведомство таркаулыгы булмавын, бөтен нәрсәнең бердәм механизм кебек эшләвен билгеләп үтте.
“Федераль дәрәҗәдә дә шулай эшләсәк, уңышка ирешергә мөмкин”, - диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган Килешүләрнең, барыннан да элек, халык мәнфәгатьләрен (пенсия белән тәэмин итү буенча да, милек эшләре буенча да) кайгыртуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте