Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россиянең Пенсия фонды һәм Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән төзелгән килешүләргә кул куйды

24.08.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте арасында кадастр мөнәсәбәтләре, күчемсез милеккә булган хокукларны дәүләти теркәү һәм шуңа бәйле эшләрне башкару өлкәсендә дәүләт хезмәтен электрон рәвештә “бер тәрәзә” режимында күрсәтү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Васильев кул куйды.
Бер үк вакытта Россия Пенсия фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында мәгълүмати ярдәм итешеп эшләү кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы килешү дә имзаланды.
Документка Россия Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документлар Россия Хөкүмәте вице-премьеры – Россия Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Сергей Семенович Собянин катнашында үткәрелгән “Электрон Хөкүмәт элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында” дигән күчмә киңәшмә кысаларында имзаланды.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте