Россия Хөкүмәте вице-премьеры – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин: “Татарстан дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүдә база төбәкләренең берсе булачак”

24.08.2009

Халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү процедурасын электрон рәвешкә күчерү бүгенге көндә Россиядә өстенлекле проектларның берсе булып тора. Бүген Казанда узган күчмә киңәшмәдә бу турыда Россия Хөкүмәте вице-премьеры – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин әйтте.
Шуны искәртик: Сергей Собянин Казанга эш визиты белән килгән. Визитның төп максаты – “Электрон Хөкүмәт элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында” дигән темага киңәшмә үткәрү.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында узды, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, кайбер федераль министрлар катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Собянин якын арада электрон рәвештә тәкъдим ителәчәк дәүләт хезмәтләренең саны 40 тан 60 ка кадәр артачагын әйтте.
Аның сүзләренә караганда, илебездә “Электрон төбәк” дигән шартлы исемдәге проект та тормышка ашырылачак. Ул шулай ук бу проектның, уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, федерациянең башка субъектларына да тиражланачагын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы проект эшләнәчәк база төбәкләренең берсе булачак. Сергей Собянин сүзләренчә, бу төбәктә “Электрон Хөкүмәт” оештыру һәм дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү буенча күп нәрсә эшләнгән.
“Татарстан мисалында без төбәкнең бу мәсьәләдә шактый алга китүен күрдек. Моңа халык, федераль һәм республика структуралары белән эшләү вакытында дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тәкъдим итү дә, электрон документлар әйләнешен алып бару да керә.
Россия Хөкүмәте вице-премьеры бүген үзенең һәм аны озатып йөрүче кешеләрнең Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе, Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе, Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе кебек ведомстволар эше белән танышып чыгуларын искәртте.
Сергей Собянин Татарстанда киләчәктә дә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү эше зур тизлек белән барачагына ышаныч белдерде.
“Электрон Татарстан” проектын тормышка ашыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе генераль директоры Николай Никифоров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте