Казанга визиты барышында Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары Сергей Собянин ИТ-парк һәм “Идея” технопаркында булды

24.08.2009

Бүген Татарстан башкаласына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин кайбер объектларны карап чыкты.
Шуны искәртик: Сергей Собянин һәм аны озатып йөрүче кешеләр бүген иртән “Казан” халыкара аэропортына килеп җиттеләр. Кунакларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Килеп җитүгә үк, Сергей Собянин Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә китте. Ул анда әлеге ведомствоның эше һәм гражданнарга тәкъдим ителә торган хезмәтләр белән танышты.
Шуннан соң кунаклар Казанның Петербург урамында урнашкан югары технологияләр өлкәсендәге технопарк (ИТ-парк) бинасын карап чыктылар. Ул инде тәмамлану стадиясендә.
Шуны искәртик: югары технологияләр өлкәсендәге технопарк Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар төзү” дәүләт программасы кысаларында төзелә.
Татарстанда проект берьюлы ике мәйданчыкта тормышка ашырыла – Петербург урамындагы ИТ-парк һәм Восстание урамындагы “Химград” технополисы (“Тасма” предприятиесенең территориясе). Ике мәйданчыкта да биналар төзелеше зур темплар белән бара.
ИТ-парк идарә компаниясе директоры Арсен Хөснетдинов Сергей Собянинга төзелешнең барышы, финанс чаралары һәм ИТ-паркның киләчәктәге эш перспективалары турында сөйләде.
Әйтик, ИТ-парк бинасының гомуми мәйданы 30 мең кв. метрдан артык булачак, монда якынча 80 резидент компанияне урнаштыру (10 мең эш урыны) күздә тотыла. Мәйданнарның якынча 10 процентын “якорьле” резидент компанияләр алачак.
Яңа бинада офислар өчен билгеләнгән урынны ирекле планлаштырып була. Резидент компанияләргә җайлы булсын өчен, шунда ук сертификация үзәге, call-үзәк, бизнес-инкубатор хезмәтләре, инвестиция-венчур модуле (инвесторлар, бизнес-фәрештәләр белән бәйләнештә тору өчен), уку үзәге, конференц-зал һәм башка компанияләр урнашачак.
Шуннан соң кунаклар “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы территориясенә күчтеләр. Анда аларны технопаркның генераль директоры Сергей Юшко каршы алды. “Идея” технопаркы ишегалдында ГЛОНАСС системасы (глобаль иярченле навигация системасы) белән җиһазландырылган автотехниканың импровизацияләнгән күргәзмәсе оештырылган иде. Аерым алганда, бу Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күчмә идарә пункты (“КАМАЗ” автомобиле базасында). Ул идарә итүче составны һәм җиһазларны гадәттән тыш хәлләр булган урынга җиткерү өчен билгеләнгән һәм югары тизлектәге VSAT иярченле элемтәсе, WMax элемтә системасы (16 километрга кадәр), ультракыска дулкындагы радиостанция белән җиһазландырылган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасындагы Россия Федерациясе Пенсия Фонды идарәсенең күчмә клиентлар хезмәте проектын тәкъдир итү булды. Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары Сергей Собянинга бу проектны тормышка ашыру нәрсәне күздә тотуын һәм халыкның (аеруча аз хәрәкәтчән төркем – инвалидлар, өлкән яшьтәгеләрнең) нинди хезмәтләр алачагын сөйләп бирде. Ул Татарстан Республикасындагы Россия Федерациясе Пенсия Фонды күчмә клиентлар хезмәтенең 11 микроавтобусы да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылганлыгын искәртте. Бу аларның хәрәкәт итүләрен контрольдә тотарга ярдәм итә.
Гомумән алганда, күчмә клиентлар хезмәте кечкенә торак пунктларда яшәүче гражданнарга яхшырак хезмәт күрсәтү, консультацияләр бирү һәм халыкның мәгълүматлылык дәрәҗәсен үстерү максатыннан оештырылган.
Региональ космик хезмәтләр үзәгенең (2009 елда оешкан) эше турында “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров сөйләде.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында “Электрон Хөкүмәт элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында” дигән темага киңәшмә узачак.
Киңәшмәдә Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте