Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары Сергей Собянин Казанда Электрон Хөкүмәт һәм халыкка электрон рәвештә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк

24.08.2009

Бүген, 24 нче августта, Татарстан башкаласы Казанда “Электрон Хөкүмәт элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында” дигән темага күчмә киңәшмә булачак.
Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасары – Россия Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Сергей Собянин үткәрәчәк. Ул Казанга эш визиты белән килә.
Казанга килгәч, Сергей Собянин югары технологияләр өлкәсендәге технопаркның (ИТ-парк) төзелеш мәйданчыгында һәм “Идея” технопаркында (Петербург ур.), Татарстандагы Федераль теркәү хезмәте идарәсендә булачак.
Моннан тыш, кунакларга 2009 елда “Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе базасында төзелгән Региональ космик хезмәтләр үзәген тәкъдир итәчәкләр.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында “Электрон Хөкүмәт элементларын булдыруда Татарстан тәҗрибәсе, гражданнар һәм оешмаларга мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып хезмәт күрсәтү буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары эшчәнлеге турында” дигән темага киңәшмә узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашыр дип көтелә.
Киңәшмәдә Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев, Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары Анна Попова, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының урынбасары Владимир Миклушевский, Россия теркәү идарәсе җитәкчесе Сергей Васильев, Россия Федерациясенең Пенсия Фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы департаменты башлыгы Виктор Кирьянов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов, Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромадановский һәм башка җаваплы кешеләрнең катнашуы планлаштырыла.
Киңәшмә тәмамлангач, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Федераль теркәү, кадастр һәм картография хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия Фонды арасында Татарстан Республикасы территориясендә электрон хезмәт күрсәтү өлкәсендәге “пилотлы” проектларны тормышка ашыру турындагы килешүләргә кул кую көтелә.

Белешмә өчен:

Региональ космик хезмәтләр үзәге 2009 елда Роскосмос белән берлектә тормышка ашырыла торган “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасына кертелгән “Космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” программасын тормышка ашыру кысаларында “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе базасында төзелгән. Региональ космик хезмәтләр үзәге Татарстан Республикасының дәүләти, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр өчен космик эшчәнлек нәтиҗәсе булган база хезмәтләре операторы булып тора. Хезмәт күрсәтү үзәкләштерелгән бюджет финанславы белән аутсорсинг схемасы буенча бара.
Хәзерге вакытта Региональ космик хезмәтләр үзәге мондый юнәлешләр буенча эшли:
- ГЛОНАСС навигация системасында транспортка, шул исәптән махсус транспортка (юл-патруль хезмәте, ашыгыч ярдәм, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һ.б.) мониторинг ясау;
- Җирне ерак арадан зонд белән тикшерү (төрле диапазондагы космик сурәтләр);
- югары дәрәҗәдә төгәл булган навигация, шул исәптән төгәл геодезик хезмәт күрсәтү һәм ГЛОНАСС иярченле навигация җайланмасын куллану;
- ГЛОНАСС иярченле навигация җайланмасын кулланып, аеруча әһәмиятле объектларга (мәсәлән, Түбән Кама ГЭС ының плотинасына) мониторинг ясау;
- Татарстан Республикасы территориясендә базалы цифрлы картография комплектын һәм навигацияле юл графын булдыру.
Хәзерге вакытта Региональ космик хезмәтләр үзәге базасында “112” хезмәте (бердәм коткару телефоны) диспетчерларының эше оештырылган. Алар Татарстан Республикасының “М7-Волга” федераль автомобиль юлы узган урында урнашкан 11 муниципаль районыннан шалтыратулар кабул итәләр.
2009 елда “М7-Волга” автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрне коткаруда катнаша торган 300 транспорт чарасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Аппараты һәм министрлыкларының 100 ведомство автомобиле ГЛОНАСС-җайланма белән җиһазландырылган. ГЛОНАСС-җиһазларның төрле типларын апробацияләү эше бара.
Татарстан Республикасында 2,5 меңнән артык дәүләти һәм муниципаль транспорт чарасы GPS җайланмасы белән 2004-2007 елларда тәэмин ителгән иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте