Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Коротков Татарстан Республикасы белән Россиядәге ЮНИДО халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәгенең бергә эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

12.08.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Россиядәге ЮНИДО халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Очрашу нәтиҗәләреннән чыгып, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов шуны хәбәр итте: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (энергия ресурсларын саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре), Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән уртак чаралар үткәрү кысаларында, хезмәттәшлек өч юнәлештә дәвам итәчәк.
Шуны искәртик: Коротков әфәнде һәм Россия Федерациясендәге ЮНИДО халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәгенең милли эксперты Михаил Никифоров Казанга ике көнлек эш визиты белән килгән. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашулар һәм чаралар үткәрү планлаштырыла. Кунакларга Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтәчәкләр, Татарстан предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышачаклар.

Белешмә өчен:

ЮНИДО – БМО ның бер органы, үсеп килә торган илләрне индустрияләштерергә ярдәм итә торган сәнәгый үсеш оешмасы (UNIDO - Uited Natios Idustrial Developmet Orgaizatio – Сәнәгый үсеш буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы).
Ул 1966 елда барлыкка килгән һәм 170 дәүләтне үз эченә ала. Оешма эшчәнлегенә үсеп килә торган илләргә конкрет проектларны тормышка ашыруда техник ярдәм күрсәтү, бу илләрнең озак вакытлы (10 елга кадәр) региональ үсеш стратегияләрен төзү керә. Моннан тыш, мәгълүматны җыю, гомумиләштерү, бастырып чыгару эше бара, сәнәгый үсеш мәсьәләләре буенча тикшеренүләр үткәрелә, конференцияләр оештырыла.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте