Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “ИнтерТехно” һәм “Mountair AG” компанияләре җитәкчелеге белән очрашты
10.08.2009Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында “ИнтерТехно” һәм “Mountair AG” компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.
Анда хезмәттәшлек итү һәм Татарстандагы кайбер эре предприятиеләрне билгеле бер климат урнаштыра торган җиһазлар белән тәэмин итү турында сүз барды.
“ИнтерТехно” компаниясе - “Mountair AG” фирмасының (Швейцария) Россия Федерациясе территориясендәге рәсми дистрибьюторы.
Mountair AG климат урнаштыру җиһазларын җитештерү өлкәсендә алдынгы урынны алып тора. Компаниянең штаб-квартирасы һәм җитештерү көчләре Кройцлингенда (Швейцария) урнашкан (
www.mountair.com). Дөнья базарында Mountair AG җилләтү, тиешле температураны булдыру һәм энергияне үзгәртү системаларын җитештерә һәм алар белән тәэмин итә торган оешма буларак күрсәтелгән. Җиһаз һәм җайланмалар заказ буенча эшләнә. Компаниянең бер үзенчәлеге – энергияне саклау технологияләрен актив куллану һәм үстерү.
Татарстанда Mountair AG җитештергән җиһазлар төрле спорт корылмаларын, Боз сарайларын (Әгерҗе, Минзәлә, Яшел Үзән, Кама Аланы, Кукмара, Мамадыш, Баулы, Буа), универсаль спорт залларын (Казанда Чистопольская урамында, Биектау бистәсендә) җиһазландыру өчен кулланыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашуда Mountair AG компаниясенең генераль директоры Макс Аберхард (Max Aeberhard), “ИнтерТехно” ҖЧҖ нең генераль директоры Евгений Чирков катнашты. Алар кайбер юнәлешләр буенча республика белән хезмәттәшлек итәргә теләүләрен әйттеләр.
Очрашу тәмамлангач, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов компаниянең республика территориясендә производство ачып җибәрү мөмкинлеген дә каравын әйтте. Яңа производство Татарстан башкаласында Химическая урамында урнашыр дип көтелә.
Очрашуда Татарстан Республикасын төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов һәм башкалар тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте