Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта кичә Чаллыда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде. Чаллыда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган киңәшмә Россия автомобиль техникасына ярдәм чараларына багышланды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте рәисе Аркадий Дворкович, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, министрлык һәм ведомство вәкилләре, профильле предприятие җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев бүгенге көндә Россия автомобиль базарындагы гомуми вәзгыять тотрыксыз, барлык сегментларда җитештерү һәм сатуда тискәре динамика күзәтелә дип ассызыклады. Барлык сегментлар белән чагыштырганда җиңел автомобильләр базарына тискәре тенденция иң азы кагылган.
«Россия автомобиль техникасы базары - машина төзелешеның системасын булдыручы тармагының берсе, - дип әйтте Россия Хөкүмәте Рәисе, - хәзерге вакытта ул тармакта 400 предприятие эшли, алар техниканың бөтен категорияләрен чыгаралар - җиңел машиналар, коммерция автомобильләре дә, йөк машиналарын да, автобусларны, махсус һәм хәрби транспортны, автокомпонентларны. Шул предприятиеләр арасында Россия территориясендә дөньядагы иң эре автомобиль концерннары тарафыннан ачылган заводлар да бар. Гомумән компанияләр сәнәгать сборкасы режимында эшлиләр. 2011 елдан әлеге режим җитештерүне лакальләштерүнең мәҗбүри булуын күз алдында тота, мондый практика яхшы нәтиҗәләр бирә. Яңа һәм кулланышта булган автомобильләрне импортка чыгару кими, ә безнең илдә җыелучы машиналар өлеше, киресенчә, үсә, бу уңай күренеш.
Шулай да базарда гомуми вәзгыять тотрыксыз, гомумән ул тискәре динамика күрсәтә. Производстов һәм сатуның кимүе бөтен сегментларда да диярлек күзәтелә. Бәлки, җиңел машиналарны җитештерүгә тискәре тенденцияләр азрак тәэсир итте. Хәтта кимүне исәпкә алып та, фаразлар буенча, аларны җитештерү быелга планлаштырылган күрсәткечләрдән артырга тиеш. Иң проблемалы сегмент - коммерция техникасы, йөк автомобильләре, җиңел коммерция автомобильләре, автобуслар җитештерү", - дип белдерде РФ Премьер-министры.
Ул искәртеп узганча, ил җитәкчелеге тарафыннан автомобиль сәнәгатенә ярдәм буенча кайбер чаралар кабул ителгән. Аерым алганда, автомобильләргә ихтыяҗ артуны стимуллаштыру өчен ике программа гамәлгә кертелгән. Аларның берсе кысаларында төбәкләргә федераль бюджеттан автобуслар һәм ТКХ предприятиеләре ихтыяҗлары өчен газ-мотор ягулыклы техника сатып алуга субсидия тәкъдим ителә. Быел әлеге максатларга федераль бюджеттан 4 миллиард сумга якын акча бүленә, бу төбәкләргә 2,5 мең берәмлек техника сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Сатуларны стимуллаштыруга багышланган икенче программа, яңа машина сатып алучыларга иске машиналарын утильләштерүгә тапшырган вакытта яки trade-in механизмы аша ташлама алу хокукын бирә.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүзләренчә, автомобильләр базарындагы тискәре динамикага карамастан, Россия бүгенге көндә Европада Германия һәм Бөекбританиядән кала, зурлыгы буенча өченче автомобиль базары булып кала. Дәүләт вакытында булышмаса, вәзгыять катлаулырак булыр иде, дип саный Мантуров. Ул, аерым алганда, Дмитрий Медвдевка РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2015 елда 3 миллиард сум финанслау күләме белән газ-мотор ягулыгындагы автотехника сатып алуны субсиядиләү программасын дәвам итү башлангычын хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Утильләштерү һәм trade-in механизмнары аша автомобильләр сатуны стимуллаштыру программасы хакында сөйләгәндә, Мантуров бүгенге көндә аның ярдәмендә 146 мең берәмлеккә якын автотехника сатылганын билгеләп узды.
Министр шулай ук ведомствоның Россиядә алга таба да автомобиль җитештерүне стимуллаштыру буенча тәкъдимнәрен бәян итте. Денис Мантуров, аерым алганда, ил автомобиль сәнәгатенә дәүләт компанияләре һәм дәүләт катнашындагы предприятиеләр тарафыннан автотранспорт сатып алу механизмы аша ярдәм итү мөмкинлеге карала дип белдерде.