Бүген Татарстанга эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «КАМАЗ» ААҖ цехларында булды, биредә аңа тулы приводлы йөк машинасының яңа моделен тәкъдир иттеләр.
Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.
Россия Хөкүмәте башлыгы «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләрен предприятиегә 45 ел тулу көне белән котлады.
«КАМАЗ» – безнең илнең сәнәгать картасындагы мәгълүм исем, - дип әйтте, завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Дмитрий Медведев. Ләкин иң мөһиме – илнең бер төркем предприятиеләре кебек, «КАМАЗ» юкка чыкмады, гади акрын үсүче компаниягә әверелмәде, ә үсә, чәчәк ата, техниканың яңа үрнәкләрен булдырып, безнең базарга да, башка илләргә дә тәкъдим итә. Тәэсирләрем белән уртаклаша алам... Мин хәзер очрашып сөйләшкән конкрет кешеләр турында сөйләмим, әмма бу зур чит ил җитәкчеләре. Алар продукцияне уңай яктан гына бәялиләр, һәм минемчә, бу «КАМАЗ»ның алдагы елларда үсешенең гарантиясе булып тора. Мин сезне тагын бер кат ихлас бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезне кәефегез һәм, әлбәттә, эш хакыгыз яхшы булыр, дип өметләнәм. Бөтен илебез исеменнән сезгә бик зур рәхмәт!».
Дмитрий Медведев «КАМАЗ-65206» яңа моделе белән танышты. Аны шәһәрләрдә файдаланып була, бу экология ягыннан бик өметле, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Дмитрий Медведев Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка, электр һәм бензин двигательле гибрид техниканы сатып алу өчен, төбәкләргә субсидияләр бирү мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Денис Мантуров, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте төбәкләргә газлы матор техникасына субсидияләр бирә, әмма гибрид техникага субсидияләр әлегә юк.
Шулай ук Дмитрий Медведев «КАМАЗ» ААҖдә берничә авыр йөк машинасын карады, берсенең кабинасында утырып торды һәм белгечләрне төрле табигый һәм шәһәр шартларында машинаны йөртергә өйрәтүче махсус «КАМАЗ» тренажер эше белән танышты.