Бүген Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү комплексында булды.
Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлар һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы – “Татнефть” ААҖ проектларының берсе – җитештерү көчләрен куллану буенча Россия Федерациясенең нефть эшкәртү производстволары арасында беренче урында тора. 2011 елда сәнәгать эксплуатациясенә комплексның беренче чираты кертелде, 2500 хезмәт урыны булдырылды.
2011 елда комплекслы гидрокрекинг җайланмасын төзү башланды, аның составына көче елына 186 мең тонна тәшкил иткән база майларын җитештерү җайланмасы керә. Дмитрий Медведевка яңа комплекс җиһазларының 58 % (442 нең 259ы) Россия машина төзелеше заводларында ясалганын хәбәр иттеләр.
Дмитрий Медведев “ТАНЕКО” ААҖ катнаш гидрокрекинг җайланмасын гамәлгә кертү тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанга гына түгел, ә Россиягә дә мөһим булган җайланманы төзү һәм аны гамәлгә кертүдәге эшләре өчен предпритие коллективына рәхмәт белдерде. Тантана ахырында Дмитрий Медведев “ТАНЕКО” ААҖ хезмәткәрләренә казанышлары һәм күп еллык фидакарь хезмәтләре өчен, шулай ук Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешендә катнашулары өчен дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тагын сигез Комплексны төзүче һәм анда хезмәт итүче республика бүләкләренә лаеклы булдылар, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.