Татарстан Премьер-министры Белградта узган 2009 ел җәйге Универсиадасын үткәрүдә катнашкан республикабыз волонтерларын бүләкләде

06.08.2009

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикабызның Белградта (Сербия) 2009 ел җәйге Универсиадасын үткәрүдә катнашкан иң яхшы волонтерларын бүләкләде.
Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасының колонналар залында булды.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы, беренче чиратта, республиканың югары уку йортлары ректорларына рәхмәт белдерде, чөнки волонтерларның яхшы эш күрсәтүе югары уку йортларының нәтиҗәле эшләвенә дәлил булып тора.
“Волонтерларыбыз эшчәнлегенең Белградтагы Универсиадада югары бәяләнүе - безнең өчен зур сөенеч. Бу студентларга гына түгел, илгә дә бирелгән бәя”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстаннан барган 150 волонтерның Белградта җәйге Бөтендөнья студентлар уеннары үткәрелә торган барлык объектларда эшләвен һәм җитди эш тәҗрибәсе алуын искәртте. Казандагы 2013 ел Универсиадасына әзерлек вакытында аларның башка студентларга да үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләве көтелә.
Волонтерлар алдында Казан мэры Илсур Метшин, “Казандагы 2013 ел Универсиадасының башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы директоры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы волонтерлары делегациясе җитәкчесе Лилия Бариева чыгыш ясады.
Белградтагы эш нәтиҗәләре буенча 31 волонтерга бүләкләр (дипломнар һәм ноутбуклар) бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте