Илдар Халиков республика венчур фондларының попечительләр советы утырышларын уздырды
28.11.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды" һәм "Татартан Республикасының фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды" коммерцияле булмаган оешмаларының попечительләр советы утырышларын уздырды.
Утырышта “Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды” әгъзлары берничә мәсьәләне карадылар, шул исәптән 2015 елга коммерцияле булмаган оешманың финанс планын расладылар.
Үз чиратында “Татарстан Республикасының фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды” Илдар Халиков рәислегендә ике мәсьәләне карады, шул исәптән фондның эшчәнлеге турындагы отчетны.
ТР Президенты матбугат хезмәте