Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 416,1 мең гектар җир сугарылган, 1 млн. тонна ашлык сугып алынган
03.08.2009
3 нче августка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 416,1 мең гектар җир сугарылган, ягъни фаразланган эш күләменең 25,1 проценты үтәлгән.
Республиканың барлык муниципаль районнары бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю белән мәшгуль.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы идарәсендә хәбәр итүләренчә, республикада 1 млн. 28,4 мең тонна ашлык сугып алынган.
Иң югары күрсәткечләр Норлат (70,0 мең тонна), Әлки (49,9 мең тонна), Алексеевск (45,3 мең тонна), Буа (45,1 мең тонна), Минзәлә (44,9 мең тонна) муниципаль районнарында теркәлгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте