Илдар Халиков Люксембургның Россиядәге илчесе белән очрашты

18.11.2014

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда анда катнашучылар Татарстан һәм Люксембургның агымдагы хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар, шулай ук Люксембург һәм Россия Федерациясенең ике яклы мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекнең киләчәктәге үсеш перспективаларын билгеләделәр.

ТР Президенты матбугат хезмәте