ТР Премьер-министры Илдар Халиков Перу Республикасы Президенты Ольянто Умала белән очрашты
13.11.2014
Бүген “Казан” халыкара аэропортына Перу Республикасы Президенты Ольянто Умала самолеты килде. Кунакны гадәттәгечә милли икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Очрашуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Кыска очрашу барышында Перу Республикасы Президенты Ольянто Умала белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия-Перу мөнәсәбәтләре кысаларында кайбер юнәлешләр буенча Татарстан һәм Перу хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте