Фәрит Мөхәммәтшин яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды

05.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.

Тантаналы чарага республиканың төрле шәһәр-районнарыннан яшь егетләр-кызлар чакырылган иде. Алар нибары егерме дүрт кеше булып, араларында уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәп тормышында актив катнашучылар бар.

Тантана башланганчы укучылар парламент белән танышып йөрделәр,парламентаризм музеенда булып законнар чыгару, депутатлар эшчәнлегенә кагылышлы шактый күп мәгълүмат алдылар.

Парламентта тантаналы шартларда яшьләргә паспорт тапшыру матур бер йолага әйләнеп бара. Узган ел ул “Мин – Россия гражданы” бөтенроссия акциясе кысаларында узган иде.

Быел исә әлеге мәртәбәле чара Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан оештырылды. “Мин һәрбарчагызны әлеге вакыйга белән тәбрик итәм. Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан тантаналы шартларда паспорт алу аеруча зур мәгънәгә ия” – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Безнең моннан 22 ел элек кабул ителгән Төп законыбыз тынычлык һәм бердәмлек сагында тора, республикабызның чәчәк атуына нигез булып тора”.

Татарстан уңышлы рәвештә алга бара. Социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча без Россиядә уңышлы эшләүче биш регион арасында. “Әлегә бу уңышлар – сезнең ата-аналарыгыз башкарган хезмәтләр нәтиҗәсе. Инде сез паспорт алдыгыз. Яхшы укып, эстафетаны үз кулларыгызга алырсыз дип ышанам”, - диде парламент башлыгы.

Яшьләр исеменнән Мамадыштан килгән Артур Корчагин сүз алды. Ул - яшь журналистларның “Озын тәнәфес” түгәрәге активисты. “ Дәүләт Советы Рәисе кулыннан паспорт алу – олы мәртәбә, ул безгә аерым таләпләр куя”, - диде ул. Бүгенге чараның алар күңелендә олы бер истәлек булып сакланачагын әйтте.

Тантана ахырында журналистлар белән аралашкан вакытта Фәрит Мөхәммәтшин “яшь татарстанлыларга паспортлар тапшыру тантанасының республика парламенты тормышына тирәнтен үтеп керүен белдерде. Шәһәр һәм район муниципаль советларында да әлеге традиция үз урынын алса, бу үз чиратында яшьләрнең иҗтимагый-сәяси тормышка активрак кереп китүенә этәргеч бирер иде, диде парламент башлыгы.

ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге