Microsoft ның Россиядәге җитәкчесе Николай Прянишников: “Мәгълүмати технологияләрне куллану ягыннан караганда, Татарстан Хөкүмәте төбәкләр арасында иң нәтиҗәлеләрнең берсе булып тора”
08.07.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Microsoft ның Россиядәге җитәкчесе Николай Прянишников Татарстан Хөкүмәте һәм Microsoft компаниясенең хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, сүз республика өчен өстенлекле булган кайбер ИТ-проектларны гамәлгә ашыру, 2013 елда Казанда Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрүгә әзерләнү турында барды.
Microsoft компаниясенең программалы продуктларын татар теленә күчерү процессы фикер алышуның аерым темасы булды.
“Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләр барлык эшчәнлек өлкәләрендә торган саен күбрәк кулланыла бара. 2013 елда Казанда узачак Универсиада алдыннан кайбер ИТ-проектларны тормышка ашыру аеруча мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән әңгәмә тәмамланганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Microsoft ның Россиядәге җитәкчесе Николай Прянишников очрашуның бик нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Ул мәгълүмати технологияләрне куллану ягыннан караганда, Татарстан Хөкүмәтенең бүгенге көндә Россия төбәкләре арасында иң нәтиҗәлеләрнең берсе булып торуын әйтте. Николай Прянишников шулай ук халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү юнәлешенең дә үстереләчәгенә шаныч белдерде.
“Без киләчәктә Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлегебезне көчәйтү турында килештек”, - диде Прянишников әфәнде.
“Казанда җәйге Универсиада-2013 не әзерләү һәм үткәрү вакытында Microsoft компаниясе республиканың технологик партнеры булырга тели”, - диде ул. Аерым алганда, компания Microsoft ның бу өлкәдә туплаган халыкара тәҗрибәсен кулланырга җыена.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Николай Никифоров, үз чиратында, Microsoft компаниясенең Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән республикада югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркны ачу мәсьәләсендә дә хезмәттәшлек итәчәген әйтте (паркны ачу якындагы айларга билгеләнгән).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте