Татарстан Премьер-министры Швейцариянең РФдәге илчесе белән очрашты
22.10.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Хельг белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Швейцариянең бизнес-делегациясе әгъзалары, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Илдар Халиков илчене һәм делегация әгъзаларын Татарстан Президенты исеменнән сәламләде. “Швейцария Татарстан өчен күптәнге партнер, безнең күп өлкәләрдә үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан”, -дип ышана ТР Хөкүмәте башлыгы.
Илдар Халиков Пьер-Хельгның Казанга эшмәкәрләр делегациясе белән килүенә аерым канәгатьлек хисе белдерде. "Тәҗрибә күрсәтә, мондый сәфәрләрдән соң яңа партнерлык мөнәсәбәтләре барлыкка килә", - дип билгеләде И.Халиков.
Аның сүзләренчә, Татарстан кайбер өлкәләрдә Европаның иң яхшы илләре дәрәҗәсендә - электрон документлар әйләнеше, мәктәпләрне мәгълүматлаштыру, электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә. "Һәм бу юнәлешләрдә без Швейцария партнерлары белән хезмәттәшлек итә алыр идек", - дигән ышаныч белдерә ТР Премьер-министры.
Үз чиратында Пьер Хельг Татарстан җитәкчеләренә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Мәскәү һәм Санкт-Петербург – бу әле бөтен Россия түгел. Безгә төбәкләрдә мөмкин булганча активрак булырга тәкъдим иттеләр. Татарстан - Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Безнең сәфәрнең максаты - безгә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итәрлек кешеләр белән очрашу, шулай ук киләчәктәге хезмәттәшлек юнәлешләрен аңлау өчен компанияләр белән танышу",- дип белдерде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов