Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов нефть чыгару компанияләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә катнашты

06.07.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы нефть чыгару компанияләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә (“нефть саммиты”) катнашты.
Киңәшмә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, гадәттәгечә, республиканың Алабуга муниципаль районында узды. Анда нефть компанияләренең 2009 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә нәтиҗә ясалды.
Киңәшмә башланганчы, республика җитәкчелеге “Татнефть” һәм “РИТЭК” ААҖ нең экспозицияләре белән танышып чыкты.
Татарстанда инде тугызынчы тапкыр үткәрелә торган “нефть саммиты”нда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шуны ассызыклап үтте: алдынгы технологияләр кертеп, кризис шартларында да элекке нефть чыга торган урыннарны эшкәртүнең табышлылыгын саклап калу нефтьчеләрнең искиткеч зур хезмәте булып тора.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов компаниянең нефть чыгару күләмен саклап калу мөмкинлеге бирә торган кризиска каршы тору программасы турында сөйләде. 2009 елның 6 аенда “Татнефть” ААҖ тарафыннан якынча 12,8 млн. тонна нефть табылган, бу планлы күрсәткечләргә туры килә.
“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев Татарстандагы 34 кече нефть компанияләренең беренче яртыеллыкта якынча 3,263 млн. тонна, ягъни 2008 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 89 мең тоннага күбрәк нефть чыгаруын хәбәр итте. Ул шулай ук кризис шартларында кече нефть компанияләренә федераль дәрәҗәдә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Фәнни-техник совет эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Татарстанда “РИТЭК” ААҖ эшчәнлегенең перспективалары турында компаниянең генераль директор урынбасары Валерий Карпов сөйләде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды